Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә 16 яшьлек яшүсмер мопедта ВАЗ белән бәрелешкән

Авария шәхси секторда юллар кисешкән җирдә булган.

Әлмәттә балигъ булмаган мопед йөртүче катнашында юл-трансопрт һәлакәтендә 13 июльдә 15.10 сәгатьтә булган. Бу хакта шәһәрнең ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

2005 елда туган егет Төзүчеләр урамы буенча мопедта Геофизик урам юнәлешендә бара. Автоинспекторлар хәбәр иткәнчә, тигез юллар кисешкән урында ул өстенлек бирми һәм Ваз 21102 автомобиле белән бәрелешә. Җиңел автомобиль уң як чатына якынлаша.

Мопед йөртүченең транспорт чаралары белән идарә итү хокукы булмавы аныклана. Авария нәтиҗәсендә яшүсмер медсанчастьнең кабул итү бүлмәсенә китерелә һәм нейрохирургия бүлегенә госпитализацияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса