Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт районында ЮХИДИ профилактик операция үткәрде

Законны бозган машина йөртүчеләргә 500 сук күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү буенча профилактик операция үткәрде, ул тонировка ясатылган тәрәзәләрнең таләпләргә туры килү килмәвен ачыклау максатыннан уздырылды. 


8 машина йөртүчегә карата транспорт чаралары куркынычсызлыгы турындагы техник регламент таләпләре нигезендә туры килми торган пыялалар (шул исәптән үтә күренмәле төсле пленкалар белән капланган) урнаштырылган транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ материаллар төзелде. Моның өчен 500 сумлык административ штраф рәвешендә җәза каралган.

Шулай ук полиция хезмәткәренең законлы таләпләрен үтәмәгән өчен 1 административ материал төзелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса