Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җәрәхәтләнгән машина йөртүче реанимациягә озатылган

Икенче автомобиль руле артында утыручы шофер машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган.

Әлмәт районында 6 июльдә якынча 17.05 сәгатьтә Казан-Оренбург автоюлында авария булган. Бу хакта җирле ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

1990 елда туган Лада Х-Рей автомобиле руле артында йөртүче юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламый, «Узып китү тыела» юл билгесе гамәлдә булган зонада хәрәкәт итә, руль идарәсен югалта һәм каршы як полосага чыга. Нәтиҗәдә, ул Фольксваген Тигуан автомобиле белән бәрелешә, аның руль артында 1991 елда туган машина йөртүче утырган була,  машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Лада Х-Рей машина йөртүчене күп санлы сынулар белән медсанчастькә алып киләләр һәм реанимация бүлегенә озаталар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса