Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә самокатта йөргән баланы автомобиль бәрдергән

Малай көйләнми торган җәяүлеләр кичүе буенча хәрәкәт иткән.

16 май көнне 15.05 сәгатьтә Совет урамында 155 нче номерлы йорт янында балигъ булмаган баланы бәрдерәләр. Бу хакта шәһәрнең ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

2001 елда туган Лада 211240 машина йөртүчесе Фәхретдин урамы юнәлешендә Сөләйманова урамы ягыннан хәрәкәт итә. Автоинспекторларның башлангыч мәгълүматлары буенча, яшь кеше җәяүлегә өстенлек бирми. Шофер аңлатуынча, 2009 елда туган малай көйләнми торган җәяүлеләр кичүе буенча самокатта йөреп чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса