Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт районында җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән

Юл һәлакәте 16 май көнне булган.

16.10 сәгатьтә Кузай - Нурлат автоюлының 270 км чакрымында, ОПЕЛЬ АСТРА автомобиле йөртүчесе (1987 елда туган), алдан юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламаган, транспорт чараларының юл йөрү өлешендә урнашу кагыйдәләрен бозган һәм машина белән  идарәне югалтып, юл читенә төшеп киткән. 


Арткы утыргычта 2020 елда туган (1 яшь) бала утырган.

Нәтиҗәдә руль артында утырган ханым тән җәрәхәте алган, аңа амбулатор дәвалау билгеләнгән. 1966 елгы пассажир сөяге сынып, "Татнефть" медсанчастенә китерелгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса