Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт районында юлда машиналары ватылган ике хатын-кыз һәм аларның этләре коткарылган

Бүген иртәнге сәгать биштә коткару хезмәтенең бердәм чакыру номерына Әлмәт районы трассасында, Иске Суркино һәм Яңа Суркино авыллары арасында кюветка очкан ватылган автомобиль турында хәбәр килгән.

 Машина салонында кешеләр барлыгы һәм аларның өшүе турында әйтелә. Вакыйга урынына килгән коткаручылар автомобильдәге 31 һәм 36 яшьлек ике хатын-кызга, шулай ук ике эткә шунда ук ярдәм күрсәтәләр һәм үзләренең машиналарында җылыталар. Җиңел машинаны кюветтан тартып чыгаралар. Автомобиль урында ремонтлана. Шуннан соң коткаручылар якындагы торак пунктка кадәр хатын-кызларны озата бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса