Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Татарстанда 55 км юл, 6 күпер төзеләчәк һәм реконструкцияләнәчәк

Бакча җәмгыятьләренә керү юлларына 300 млн. сумлык ремонт ясалачак.

Татарстанда юл эшләре программасы буенча быел 55,5 км төбәк юллары, бер юлүткәргеч һәм алты күпер төзергә, реконструкцияләргә планлаштыралар. Бу хакта «Татар-информ» га ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Юл эшләре программасы буенча 145,4 км төбәк юллары һәм биш күпер ремонтланачак. Моннан тыш, бакча җәмгыятьләренә керү юлларына 300 млн.сумлык ремонт ясалачак.


«Юл-урамнарны ремонтлау программасы буенча, вак таш-ком катнашмасы кулланып, 1 млрд. сумлык эшләр башкару планлаштырыла. Торак пунктларда 1 млрд.сумга асфальт өслеге яңартылачак», - дип сөйләделәр министрлыкта.

2021 елда республикада автомобиль юлларын төзү, ремонтлау һәм карап тотуга 26 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирергә җыеналар.

Татарстанда узган елда 61,76 км төбәк автомобиль юллары, дүрт юлүткәргеч һәм 13 күпер төзелде, реконструкцияләнде, шулай ук региональ әһәмияттәге 371,6 км автомобиль юлы һәм алты күпер ремонтланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса