Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә җәяүле бәрдерелгән

Фаҗига 11 декабрьдә 9 сәгать 13 минутта шәһәрнең Тельман урамында була.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, ГАЗ - 330232 автомобиле йөртүчесе (1990 елда туган) артка таба хәрәкәт иткәндә маневрның куркынычсызлыгына инанмаган, башка затлардан ярдәм сорамаган, нәтиҗәдә, 1936 елда туган җәяүлене бәрдергән.


Юл-транспорт һаләкәтеннән соң автомобиль йөртүче ашыгыч медицина ярдәме чакырмый. Тән җәрәхәтләре алган җәяүлене медсанчастькә үз автомобилендә китерә. Медицина учреждениесендә ул үзенең шәхси мәгълүматларын хәбәр итми. Вакыйга урынына әйләнеп кайтмый, полициягә дә хәбәр итми.

Җәяүле Медсанчастьнең кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итә, ул тән җәрәхәтләре алу сәбәпле травматология бүлегенә озатыла.

16 декабрь көнне 16 сәгать 10 минутта җәяүле вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса