Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

400 ләп исерек шофер тоткарланган

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең көчәйтелгән эш режимы 28 сентябрьдән 7 октябрьгә кадәр гамәлдә булды.

10 көн эчендә Татарстанда юл-патруль хезмәте инспекторлары 400 гә якын исерек шоферны тоткарлаган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрнең тизлек режимын саклауларына, куркынычсызлык каешы эләктерелүенә, балалар кәнәфиләреннән куллану-кулланмауларына аерым игътибар иттеләр. Инспекторлар исерек шоферлар һәм таныклыксыз йөрүчеләрне дә күзәтте.

Нәтиҗәдә исерек килеш руль артына утырган 377, машина йөртү хокукы булмаган 128 һәм машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән 36 кеше ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса