Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

«Заман» егетләре Ауропаны яуларга хыяллана [+ФОТОЛАР]

Күптән түгел мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узды. Әлеге уңайдан без 2012 елдан бирле барлык чараларны бизәп баручы «Заман» егетләре белән күрештек. Исемнәре җисемнәренә туры киләме? Ни өчен заманча егетләр элекке җырларга өстенлек бирә?

Инде биш елдан артык Әлмәттә узган бер генә чара да әлеге егетләрсез узмый. Алар репертуарында кырыктан артык җыр тупланган. Мәдәниятне һәм җырны юлдаш итеп алган талантлы замана егетләре алар! 
Әлмәт халкы кем турында сүз барганын шунда ук аңлар – нефтьчеләр төбәгендәге бердәнбер татар егетләре төркеме – «Заман» – күп чараларның бизәге. Үзләренең җырларындагы кебек тырыш, авыл һавасын сулап үскән, моңны тормыш шигаре итеп алган яшьләр моннан биш ел элек төркем булдыра һәм зур сәхнәдә беренче адымнарын ясый башлый. Бер-берсенә алар туры да килеп тора: тембр тавышлы, концертлар өчен җаваплы Рамил Илалетдинов, милли көйләр язучы һәм төркемнең җитәкчесе Айнур Сәйфиев һәм лирик җанлы төркем солисты Илмир Сәхәбетдинов. Сәнгать өлкәсенә ялгыш кына килеп кергәннәрдән түгел алар – һәрберсе кечкенәдән сәхнәдә! Алар өчен җыр – иң элек күңелгә әйтеп бетергесез ләззәт бирә торган шөгыль. 
Һәркемнең төркемдә үз вазифасы бар: костюмнар өстендә эшләү, заманча аранжировкалар ясату, репертуарга җырлар сайлау. Хәер, соңгысында әллә ни баш ватып утырмый алар. Чыгышы белән Азнакайдан булган Айнур соңгы араларда ныклап торып җырлар язуга бирелгән. «Данлы Әлмәтем», «Яшьлек бит ул», «Күп милләтле Әлмәтем», «Кызлар безне аңламый» – тема төрлелеге дә киң, жанр ягыннан да мәгънәле һәм бай җырлар яза егет. 
– Көйгә алынганчы мин җыр булып туачак шигырьнең мәгънәсенә игътибар итәм: шагыйрь бу сүзләр белән нинди фәлсәфәне җиткерергә тырышкан? Аннан гына җыр туа, – ди Айнур. Җыр халык телендә озакка сакланып калырга тиеш бит. Бөтен хикмәт тә әнә шунда. 
Яшь булуына карамастан, өч бала әтисе булырга өлгергән Рамил дә кызыклы фикер әйтте: 
– Хәзер җырчылар да, җырлар да күп. Әмма татар эстрадасында булган җырларның сыйфатлылары бик сирәк. Электән үк халык теленә кергән җырларга яңа сулыш өрү бүгенге эстрадага тансык нәрсә дип уйлыйбыз. Шуңа күрә репертуарыбызда яңа аранжировкалы борынгы җырлар күп. 
Ансамбльнең солисты, йөрәккә үтеп керердәй моңны үз иткән Илмир Сәхәбетдинов – Лениногорск районы егете. Яшь булуына карамастан, ул музыкаль белем алырга да, армия сафларында хезмәт итәргә дә өлгергән. 
«Заман» төркеменең кыска гына вакыт эчендә ирешкән уңышлары, яулаган үрләре байтак. Әмма алар өчен иң мөһиме, халык мәхәббәтен яулау. Сәхнәдә алган энергия, алкышлар яңадан-яңа җырлар иҗат итәргә, үзгә чыгышлар белән халыкны тәэсирләндерергә этәргеч бирә икән. 
Көр күңелле, тормышка гашыйк, сәхнә дип күзләре янып торган бу төркемнең киләчәге өметле булуына безнең шигебез юк! 


Филүзә ХӘМИДУЛЛИНА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса