Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Йөрәк күпне сыйдыра

Мин гади гаиләдә туып-үстем. Бик күпләрнеке кебек, совет мәктәбендә җиде класс белем алган кешеләр иде минем әти-әни.

Мәхәббәт уены уйнап тормыйча, «кыйнамаса-сукмаса риза» дип тормышка чыккан әни.

Барып чыкмаса, кайтырмын дип түгел. Авылдагы барлык ир-ләр кебек, әти көне-төне колхозда, совхозда эшләде. Кемгә бакча сөрергә, кемгә печән, кемгә утын кайтарырга - барысын да эшләде. Шуның өчен авылдашлар рәхмәтле булып, яхшы гына «сыйлап» җибәрәләр иде. Үзләренә күрә хөрмәт билгесе инде.

Вакыты җиткәч, ул намазга басты, мәчеткә йөрде. Һәркем ана карынында иман белән ярала, ди. Әтинең ул иманын вакыт-вакыт салган аракысы бервакытта да юкка чыгара алмады. Кемнеңдер кимчелеген сөйләүдән качты, алай гына да түгел, без сөйләгәнне дә яратмый, «кеше тикшермәгез» дип чыгып китәр иде. Иманы йөрәгендә иде аның. Әни мәрхүмә: «Төнлә уянып китсәм, әтиегез намаз укый торган була», дия иде. Бервакыт табиблар турында сүз чыккач, «Алар безне Аллаһы ярдәме белән дәвалый. Ә болай без әптиккә акча гына илтеп бирәбез. Шифа бирүче бер Аллаһ, шуннан сорагыз» дигән иде. Йөрәге сөйләгән аның.

Әйе, йөрәк күпне сыйдыра, теләсәң. Бервакыт заманча офиста утыра торган, затлы костюм, ап-ак күлмәк кигән ир-егет белән сөйләшеп киттек. Гыйлемле, практик тәҗрибәле әлеге зыялы ир-аттан: «Бу тормышта сез нәрсәдән дә булса куркасызмы?» - дип сорарга җөрьәт иттем. Ул мизгел дә уйлап тормыйча: «Дөньялыкта куркыр эшем, гамәлем юк. Бөтен курыкканым соңгы сулышымны алып, әманәт җанымны Аллаһка тапшырганда, «Лә иләһә иллә Аллаһы» шәһәдәтен әйтә алырмынмы икән дип кенә куркам», диде.

Аның бу сүзләре бүгенге көн риваятен исемә төшерде.

Шәкертләре бер мө-галлимгә тутый кош бүләк иткән. Әлеге кош, һәр көнне намаз, салават тыңлап, шәһәдәт кәлимәсе «Лә иләһә иллә Аллаһы»ны өй-рәнеп, теленнән дә тө-шермәгән. Көне-төне телендә шул булган.

Беркөнне шәкертләре килгәндә мөгаллим елап утыра икән.

- Хәзрәт, ни булды, ник елыйсың? - дип сораганнар аннан.

- Тутый кошны мәче ашады. Соңгы сулышына кадәр җан ачысы белән кычкырды, - ди мөгаллим.

- Хәерле булсын, хәзрәт. Аллаһы барысына гомерне чикләп биргән бит. Ул инде «Лә иләһә иллә Аллаһы»ны әйткәндер, - диләр шәкертләр.

- Юк шул, теленә ни килде шуны кычкырды. «Лә иләһә иллә Аллаһы»ны әйтә алмады. Ул аның телендә генә булган, йөрәгендә булмаган, - дип яңагы буйлап аккан яшьләрен сөртә мөгаллим.

Көн саен биш тапкыр юынып, телләрендә «кош сайраткан» кем-сәләр белән чагыштырганда әти дә, әлеге зыялы ир-егет тә күпкә иманлы тоелды миңа.

Белмим инде, һәр-кемнең үз уе, үз фикере. Мин әйттем..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса