Әлмәт таңнары

Яшь укытучыны армия тулысынча үзгәрткән

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан быел үзенең 100 еллыгын билгеләп узучы 1 нче мәктәп укытучысы Газинур Җиһангиров хакында язып чыгуыбызның сәбәбе бар: беренчедән, ул Ватан алдында изге бурычын үтәп, армия сафларында хезмәт итеп кайткан егет, икенчедән, һөнәре итеп балаларга тәрбия бирүне сайлаган.

Ир-ат укытучы хәзерге заманада сирәк күренеш. Әллә шуның өченме, безнең геройны батыр дип тә атап була. Лениногорск районында туган егет үзенең укытучы булачагын әле кечкенә чакта ук хәл итә – алар нәселендә мөгаллимлек абруйлы һөнәрләрнең берсе санала. Әнисе күп еллар авыл мәктәбендә белем бирә, туганнары арасында да бу авыр һәм мәртәбәле хезмәтне сайлаучылар байтак. 
– Әлмәт физкультура техникумын болай гына сайламадым, әни кайчандыр әлеге уку йортын тәмамлаган булган. Өстәвенә, мин сәламәт яшәү рәвеше яклы. Ир-ат физик яктан көчле булырга тиеш дип саныйм. Балаларны да бик яратам. Һәркем үзе теләгән һәм күңеле яткан урында эшләргә хокуклы. Мәктәп – ул минем урын, – ди безнең герой. 
Балаларга битараф булмавы аны укуын тәмамлагач, 1 нче мәктәпкә алып килә дә инде. Яшь егетнең абруй казанып, яраткан мөгаллим булып китүенә инде ике елдан артык вакыт узып та киткән. Быел Газинур югары белемле белгеч тә булачак, ул Алабуга педагогия институтын тәмамлый. Киләчәген тулысы белән мәктәпкә һәм мөгаллимлек хезмәтенә багышларга хыяллана. 
Газинурның тагын бер уңай ягын язмый булмый – ул курку белмәс. Нинди генә эшкә алынса да, аны җиренә җиткереп башкарачагына ышана һәм һәрвакыт шулай эшли дә. Әнә, техникумны тәмамлагач, ике дә уйламыйча, армия хезмәтенә алына. Кайбер яшьтәшләре кебек качып йөрү турында уйлап та карамый. 
– Армия – Ватан алдында изге бурыч, дип әти дә кечкенәдән әйтеп килде. Минем өчен армия мәҗбүри һәм кирәкле бер гамәл кебек иде. Теләсә кайсы егет үз гомерендә армия сафларында булып кайтырга тиеш дип саныйм. Илләр генә тыныч булсын. Мөстәкыйльлеккә өйрәнәсең, туган якның кадерен аңлый башлыйсың, балалыктан чыгасың, – ди яшь белгеч. 
Газинур Мәскәү өлкәсендә хәрби һава көчләрендә хезмәт куя. Ул елларда Украинада чолганышларның башланган мәле була. Яшерми ул, тревогаларга торгызган сәгатьләр дә, гомере өчен курыккан чаклары да аз булмый. Әмма нәкъ менә шуннан соң ул тормышка карата фикерен үзгәртә: «Гомер – мизгел, ата-ана – иң кадерле кеше, гаилә – җылы оя». 
– Армиядән гел икенче кеше булып кайттым. Курку тулысынча бетте. Җитдиләндем. Һәр егет үз тормышында бу мәктәпне узарга тиеш, – ди Газинур. 
Яшьтәшләренә һәм булачак солдатларга ул мөстәкыйльлек теләп калды. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигән гыйбарәне дә үзенчә үзгәртеп әйтергә ярата – җитмеш төрле һөнәр белү өчен батырлык кирәк: 
– Бүген яшьләргә үз хыялларын тормышка ашыру өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, тырышырга гына кирәк! 


Филүзә ХӘМИДУЛЛИНА 
Фото шәхси архивтан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: