Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Якты уйлы, ак күңелле иде

«Җырны, сәнгатьне кечкенәдән үз итә идем», - дип сөйли иде ул үзе турында сөйли башласа. Күптән түгел каләмдәшебез Фәһимә Ризванованы югалттык.

«Әле балалар бакчасына йөргәндә үк җирле радиодан җырлаталар иде үземне. Ә мәктәптә укыганда шигырьләр, такмаклар һәм аларга үзем үк көйләр чыгарып җырлый идем. Тәннәрне чымырдатып, күңелләрне кузгатырлык шигырь ишетсәм, күңелгә көй килә», - дия иде ул.

Фәһимә Фатыйх кызы Ризванова (Кудашева) 1928 елның 11 гыйнварында Бөгелмә шәһәрендә туа. 10 нчы сыйныфны тәмамлагач та матур җырлавы белән халык арасында танылып өлгергән кызны Бөгелмә район Мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе итеп куялар. Түбән Мактама егете Нәгыймгә кияүгә чыга һәм алар 1950 елда Әлмәт шәһәренә күчеп киләләр. Биш бала тәрбияләп үстерәләр. Фәһимә Фатыйх кызы Әлмәтнең 1 нче мәктәбендә өлкән пионервожатый булып эшли. Аннан соң Әлмәт район комсомол комитетында, район башкарма комитетында, соңрак нефть һәм газ төзелеше берләшмәсендә, 1978 елдан лаеклы ялга чыкканчы «Татнефть»нең катлам басымын саклау өчен технологик сыеклык хәзерләү идарәсенең кадрлар бүлегендә эшли.

Композитор Җәүдәт Фәйзи фольклор җыеп йөргәндә, Фәһимә апаның «Сагыну» исемле җырын язып ала, «Халык җәүһәрләре» китабында бастырып чыгара һәм «Тапшырылмаган хатлар» операсының лейтмотивы итеп ала.

«Мәхәббәткә киртә юк» дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы өчен ул Рафаил Төхфәтуллин исемендәге әдәби премиягә лаек булды. Фәһимә Ризванова җырлары Әлмәттә узган төрле кичәләрдә, очрашуларда, иҗат бәйгеләрендә гел яңгырап, язмалары вакытлы матбугатта басылып торды. Шигырь яза, көй яза, җырлый да иде Фәһимә апа. Иде... дә бит, кеше гомерләре чиксез түгел шул. Быел аңа 92 яшь тулды. Якты уйлы, ак күңелле иде Фәһимә апа.

Фәһимә ханымның һәр тыңлаучының күңелен юата алырлык моңнардан торган олы бер сандык күңел ядкарьләрен тутырып, халык хозурында калдырганын беләбез. Җырлары кебек үзе дә әлмәтлеләр күңелендә озак сакланыр.

Дустыбызның урыны җәннәт түрләрендә булсын! Тыныч йокла, Фәһимә апа!

Миңзифа Әхмәтшина,

«Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсе җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса