Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Ул – язның үзе, бәхетнең өлгесе

Урамда яз. Сафлык белǝн өртелгǝн зǝңгǝр һава фонында каеннарның кызгылт чуклары тирбǝлǝ. Язгы кояш йөзлǝрне генǝ түгел, җаннарны иркǝли. Тормышта да шундый кешелǝр була, алар гомер буе яз кебек башкаларга яктылык, җылылык, матурлык, яшисе килү телǝге өлǝшәләр.

Үзенең «шикǝрдǝй ак» ташлары белǝн шǝһǝр тарихына кереп калган Чупай авылындагы зыялы замана хатын-кызы булган Резедǝ Әхмǝтшина шундыйлардан. Авылдагы дип ǝйтү дөрес тǝ түгелдер. Чөнки ул авыл кысасына гына сыя торган ханым түгел. Шагыйрǝ Клара Булатованың «Татарда бар «ханым», бар «хатын». Урыста бар «баба», бар «дама» дип яратып куллана торган сүзе бар. Ул чын мǝгънǝсендǝ ханым. Аның затлылыгы, зыялылыгы бөтен барлыгында чагыла. Кыяфǝтеннǝн, үз-үзен тотышыннан алып җанына, эчке дөньясына кадǝр. Әйе, гомер буе укытучы, җитǝкче (мǝктǝп директоры) булып эшлǝү дǝ кешене кысага кертǝ. Лǝкин Резедǝ Рǝсыйх кызына бу сыйфатларның күбесе табигать тарафыннан, нǝселдǝн бирелгǝн бүлǝк.

Бишмунча авылында туып, Әлмǝт шǝһǝрендǝ нефтьчелǝр гаилǝсендǝ үскǝн кыз, Казан дǝүлǝт педагогия институтының физика-математика факультетын тǝмамлый. Кулына юллама алган яшь белгеч хезмǝт юлын 1982 елда Чупай мǝктǝбендǝ башлап җибǝрǝ. Гадǝттǝ, бик күп укытучылар, бала чактагы хыялым иде, дип искǝ алалар. Ә аныкы гадǝти түгел. Бала чактагы нинди хыялларыгыз тормышка ашты, дигǝн соравыма ул:

- Шулай дип ǝйтǝлǝр, китапларга язалар инде. Минем алай бала чакта хыялланганым булмады кебек. 10 нчы сыйныфта Нǝсимǝ апа, математика укытучыбыз Сǝгыйдǝ апа укытучылыкка бар диделǝр. Нǝсимǝ апа филологиягә бар диде. Сǝгыйдǝ апаныкы ныграк кергǝн, күрǝсең, колакка. Миннǝн олы Зөлфирǝ һǝм Мөнирǝ апаларның укытучы булырга хыяллары бар иде. Тик алар мǝктǝпне бетерделǝр дǝ, химия, технология буенча киттелǝр. Ә миңа аларның үтǝлмǝгǝн хыялларын тормышка ашырырга калды. Мин пединститутка кереп, мǝктǝп юлы белǝн киттем. Алар хǝзер дǝ, син безнең хыялларны тормышка ашырдың дилǝр.

Тормыш дигǝнең бик кызык бит ул. Резедǝ ханымның ике апасы да яшьлектǝ Әхмǝтшин фамилияле егетлǝрне яратып йөрилǝр, яшьлек мǝхǝббǝтлǝре була. Тик аларга Әхмǝтшин фамилиясе йөртергǝ насыйп булмый. Ә Резедǝ ханым 40 елга якын, апалары күреп тǝ белмǝгǝн, Айрат Әхмǝтшин белǝн бǝхетле парлар булып гомер итǝ. Бу үзе бер табигать могҗизасы түгемени?!

Утыз дүрт ел укытучылык хезмǝтенең яртысыннан артыгы җитǝкче вазыйфаларда. Биш ел директор урынбасары, унбер ел Чупай мǝктǝбе директоры, биш ел Кичүчат мǝктǝбен җитǝклǝү. Кичүчат белǝн Чупай арасы ерак булмаса да, халык «Башы күренсǝ дǝ, башка авыл» дип юкка ǝйтмǝгǝндер. Бүген исǝ Чупай авылындагы «Китап сарае» – китапханǝ мөдире.

- Резедǝ ханым, эшегезгǝ балаларыгыз ничек карый?

- Мǝктǝп кешесе булгач, мин күбрǝк кеше балаларының тǝрбиячесе булдым. Үз балаларыма игътибар җитеп бетмǝде. Улым Айнур хǝзер дǝ мǝктǝп ачыла калса, син тагын шунда китǝсең дǝ батасын, ǝни, ди. Лǝкин ǝтилǝре аларга һǝрвакыт, ǝниегез укытучы, ǝниегез директор, тегелǝй ярамый, болай ярамый дип торды. Алар һǝрвакыт ниндидер рамкаларда үстелǝр. Айрат белǝн балаларыбызны дөрес тǝрбиялǝгǝнбез дип уйлыйм. Йөзгǝ кызыллык китермǝделǝр. Кызым Айсылу, улым, кияү-киленем өчен дǝ күңел шатланып бетǝ алмый.

- Үткǝнегездǝн нǝрсǝне үзгǝртер идегез?

- Юк, үзгǝртмǝс идем. Шулай да яңадан мǝктǝпне сайлар идегезме дисǝлǝр, мин уйлап карар идем. Уйлар идем дǝ, яңадан мǝктǝпне сайлар идем.

- Үзегезне 20 елдан соң ничек күз алдына китерǝсез?

- Миңа ул вакытта 79 яшь була. Аллаһ бирсǝ, үз көчемдǝ булырмын. Ул чакта хөкүмǝт эшлǝре тǝмамланыр дип уйлыйм. Һǝр нǝрсǝнең үз вакыты, чиге булырга тиеш. Гаилǝдǝ дǝ тулы канлы тормыш белǝн яшǝп була бит. Ирем, балаларым, оныкларым белǝн һǝр туган көнгǝ куанып яшǝрмен. Барысы да аның кулында.

Резедǝ Рǝсыйх кызы тормышка, яшǝүгǝ ун бармагы белǝн ябышкан кеше. Ул тик торуның нǝрсǝ икǝнен белми, чөнки тик тора алмый. Һǝрвакыт эзлǝнүдǝ, эштǝ, башкаларга шатлык өлǝшүдǝ. Чупай авылының җирле гǝҗитен чыгара, лаеклы ялдагы уңган-булган ханымнарны үз янына җыеп рǝсем түгǝрǝге үткǝрǝ. Ул кешелǝрне, җыр-моңны, шигъриятне ярата. Гомумǝн, иҗат – аның дөньясы. Шуңа да һǝр эше уңышлы була.

- Уңышка ирешүнең үзегез генǝ белгǝн сере, рецепты бармы, Резедǝ ханым?

- Әгǝр дǝ эш сиңа ошый, син аңа бөтен күңелеңне биреп эшлисең икǝн, ул, һичшиксез, уңышлы килеп чыга. Чөнки син бөтен көчеңне, тырышлыгыңны куясың. Эшне сиңнǝн көчлǝп, мǝҗбүри эшлǝтǝлǝр икǝн, ул инде телǝп башкарган кадǝр нǝтиҗǝ бирми, аңардан лǝззǝт ала алмыйсың. Уңышлы булсын өчен күңел телǝргǝ тиеш.

- Нинди җыр һǝр татар кешесенǝ таныш дип уйлыйсыз?

- «Туган тел» җырының ике генǝ куплеты булса да һǝр татар кешесенǝ таныш дип уйлыйм. Гомумǝн, халык җыры ишетелмǝгǝн гаилǝ юктыр «Күбǝлǝк» татарга гына түгел, Татарстанда яшǝгǝн һǝр урыска да таныштыр.

Резедǝ ханым эшлекле дǝ, кешелекле дǝ. Күп очракта эшлекле булган кешедǝ алда ǝйтелгǝн сыйфатның икенчесе аксый. Лǝкин ул Резедǝ ханымга кагылмый. Үзе игътибарлы булгач, үзе дǝ игътибар үзǝгендǝ.

- Сез кабул иткән иң истǝ калырлык бүлǝк?

- Айрат гомер буе 8 Мартка мемозалар бүлǝк итǝ. Ул миңа иң истǝлекле бүлǝк. Минем өчен яз шул көннǝн, шул кояш балалары кебек сары мемозалардан башлана. Ә хезмǝткǝ килсǝк, мǝрхүм Ришат Фазлытдинович Әбүбакиров Россиянең Мактау грамотасын тапшырган иде. Ул андый матур сүзлǝрне кайдан табып бетергǝн булгандыр.

Шǝһǝр кызы Резедǝ Рǝсыйх кызының 40 елга якын гомере авылда уза. Әле бит авылларның ду китереп маллар асрап, көтүлǝр куып, сыерлар савып яшǝгǝн чаклары бар иде. Ул вакытларда укытучы булсаң да, беренче чиратта син авыл кешесе.

- Резедǝ ханым, мал иясенǝ ошый дилǝр. Сез шуңа ышанасызмы?

- Белмим инде, үзебезнең маллар безгǝ охшаган булдымы икǝн? Бишǝр баш эре терлек асраган чаклар да бар иде. Ә менǝ кешенекен карасаң, аларныкы чыннан да хуҗаларына охшаган була. Маэмайның кыяфǝте дǝ, өрүе дǝ хуҗасына охшый иде (көлǝ).

Ул бик тǝвǝккǝл, булган ханым. Шулай да...

- Сезнең нǝрсǝ эшлǝргǝ, нинди адым ясарга батырчылыгыгыз җитмǝс иде?

- Машина йөртергǝ. Руль артына утыра алмас идем. Аңа батырчылыгым җитмǝс иде. Әгǝр дǝ мин руль артына утырсам, ǝлбǝттǝ, бөтен кагыйдǝне саклар идем. Тик кагыйдǝне үтǝми торганнар миңа килеп бǝрелер шикелле. Миңа юл җитмǝс, юл тар булыр кебек.

- Сез соңгы тапкыр кайчан еладыгыз?

- (Озак кына дǝшми торды) Мин бик елый торган кеше түгел. Күңелем нечкǝ булса да, кеше алдында күз яше агызып, елап утыра торган гадǝтем юк. Минем күңелем ниндидер фильмнар караганда, балалар язмышлары, ятим сабыйлар күргәндә йомшара. Лǝкин кешегǝ күрсǝтеп елый торган гадǝтем юк.

- Алтын балык тотсагыз нǝрсǝ сорар идегез?

- Алтын балык ул инде өч телǝкне үтǝргǝ тиеш. Иң беренче, гаилǝмǝ: балаларыма, иремǝ, ǝниемǝ, каенанама, үземǝ исǝнлек-саулык, икенчесе, үземнең тормышымда җаным кушканча рǝхǝт иттереп эшлǝп, рǝхǝт итеп яшǝүне, өченчесе, иллǝр имин булсын, аерым бǝла-казалар килмǝсен, һǝркем үз максатына ирешеп, дус-тату эшлǝргǝ, яшǝргǝ язсын дип сорар идем. Ә калган барысы да ул шушы өч телǝкнең үтǝлешеннǝн тора.

Шулай... Тик Резедǝ Рǝсыйх кызы боларның берсен дǝ алтын балыктан сорап, көтеп тормый. Аллаһка тапшыра да, үзе хǝрǝкǝт итǝ. Ул - кыз, ир хатыны, ǝни, кайнана, ике оныкка дǝү ǝни. Ул – язның үзе. Йөзендǝ елмаю, күзлǝрендǝ шатлык, җанында наз һǝм җылылык. Яшьлек аңардан бер дǝ китми. Бǝхетнең өлгесе ул кебек.

Бǝйрǝм белǝн сезне, кадерле хатын-кызлар!

Рǝфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса