Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Телешоу йолдызы

Әлмәтле көтмәгәндә танылу яулады. 5 нче гимназиянең 5 нче сыйныф укучысы федераль каналга эләкте.

Мәскәүгә чакырылуының сере – видеороликта, дөресрәге, җирле журналистларга биргән әңгәмәсендә. Интернет челтәрендә Стас Карпов катнашындагы әлеге ролик тиз арада таралып өлгерә. Анда ул киләчәктә кем булырга телисең дигән сорауга гадәти булмаган җавап бирә һәм 11 яшьлек малай телевизион тапшыруга чакыру ала.

- Әлеге сорауны биргәч, мин «Татнефть» генераль директоры булырга телим дип ышандырып әйттем. Чөнки ул халыкка ярдәм итә, хастаханәләр, балалар бакчалары ача, - дип сөйли Стас.

Киләчәктә малайның хыялы тормышка ашармы – анысын вакыт күрсәтер. Әлегә ул яраткан шөгыльләре белән мавыга. Стас баянда уйный, шәһәр, республика фестивальләрендә урыннар яулый, Владимир Спиваков фондының «Балалар – балаларга» проектында да катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса