Әлмәт таңнары

«ӘТ» 33 ел буе сәяхәт итүче укытучыга тап булды [+ФОТОЛАР]

24 нче мәктәптә рус теле һәм әдәбиятыннан күп еллар белем бирүче Индира Хәбибуллинаны күпләр иң элек дөнья гизүче дип белә.

«Табигатьтә ял итү бөтен авыруларга да шифа бирә», - дип яши 33 еллык тәҗрибәсе булган турист. Алар гаиләсе өчен мондый ял үзенә күрә бер традициягә әверелгән.

 

 

Беренче тапкыр озын юлга чыкканда Индира Закуан кызы 9 нчы сыйныфта була. Әлмәттә «Меридиан» турклубының гөрләп эшләгән чагы. Яшьләр һәм оста туристлар белән кара урманнарны да, кеше аягы бер дә басмаган күлләр һәм тауларны да яулый алар. Соңрак клуб үз эшен туктатса да, сәяхәт итүдән туктамый ул. Бу күркәм һәм файдалы шөгыльнең тәмен татып, туризмның һәм табигать белән аралашуның нинди зур ләззәт китерүен аңлап өлгергән була шул.

Бергәләп Хәбибуллиннар гаиләсе сәфәр кылган урыннарны барлыйбыз: Марий-Эл күлләре, Көньяк Урал таулары, Ирәмәл, Байкал, Эльбрус, Кырым. Чү, алар аяк басмаган күренекле җирләр Россиядә калмаган да икән бит!

– Кырымның бөтен урыннарын җәяү йөреп чыктык. Урал тауларына күпме генә барсак та, карап та, йөреп тә бетерә торган түгел. Күбрәк билгеле маршрутларны сайлыйбыз. Елга буйлап та сәяхәт итәбез, җәяүләп тә, тауларга да менәргә туры килә. 1990 еллар белән чагыштырганда хәзер туризм индустриясе нык алга китте, популярлашты. Шул ук палаткаларны гына алыйк. Хәзер нинди генә төрләре юк аларның! Соңгы тапкыр кибеттә авырлыгы 1 килограммнан артмаган палаткага юлыктык, – дип сөйли Индира ханым.

Алар гаиләсендә хәзер җәмгысе 5-6 палатка бар икән. Үзенә күрә бер коллекция дә булдырган алар. Коллекция дигәннән, алар барган һәр урыннарыннан ташлар алып кайту гадәте дә бар. Таш-смайлик, таш-йөрәк, таш-кул, таш-парусник...

Елына берничә тапкыр сәяхәт итүгә инде балалары да күнегеп беткән. Аларга да «сәфәр итү авыруы» йоккан. Сабыйларын беренче тапкыр сәяхәткә алганда да нибары 2 яшь була. Салкын тию, авырып китү дигәннәрне дә алар күптән оныткан:

– Кызыбызны үзебез белән олы юлга алганда ике яшь ярым иде. Ул чакларда әле палаткалар уңайлы түгел, киемнәр дә юк. Хәзер исә салкын тиюләргә каршы чаралар бихисап. Киемнәрнең дә җиңел, җылыны саклый торганнары бар. Курыкмыйча кышын да сәяхәт итеп була.

Хәбибуллиннар гаиләсендә бик матур бер традиция яши. Алар инде егерме елдан артык Яңа елны урманда каршылый. Бөтен шәһәр бер учка сыеп күренгән биек тауга менеп, шунда зур учак кабызалар. Радио аша котлаулар тыңлап, ашап-эчеп иртәнге якта гына кайтырга чыгалар. Менә шундый романтика хөкем итә Яңа ел төнендә. Хәзер бу гаилә йоласына якыннары һәм дуслары да кушылган.

– Фәлән чакрымнар җәяү узып, тауларга менү сезгә нәрсә бирә дип күпләр сорый. Беренчедән, гаиләбезнең шундый уртак шөгыле булу безне берләштерә. Икенчедән, шул рәвешле бөтен тормыш мәшәкатьләреннән ял итәбез. Үз укучыларымда да табигатькә мәхәббәт уятырга тырышам, – дип сөйли тәҗрибәле сәяхәтче. – Урыны-урыны белән телефон, гомумән, тотмый, телевизордагы начар мәгълүмат та юк. Табигать – бөтен авырулардан иң көчле дару ул. Табигать безгә әйтеп бетерә алмаслык энергия бирә ала. Акыл эшендәгеләргә, укытучыларга мондый яллар үтә дә кирәк дип саныйм.

Алар ешрак кеше йөрмәгән урыннарны сайларга тырыша. Әмма соңгы елларда шундый ук туристларны һәркайда очратып була. Шул ук Кырымны гына алыйк. Элек анда беркемнең аягы басмаган бик матур яр буе булган. Берничә ел рәттән Хәбибуллиннар шунда унар көн ял иткән. Хәзер исә бу урыннарга көймә белән туристларны алып килә башлаганнар. «Без башка ул җиргә бармадык. Саф табигать төшенчәсенең, үзебездән чыгып, чын асылын аңладык», – ди Хәбибуллиннар беравыздан.

Индира Закуан кызы эшләгән мәктәптә шушы көннәрдә аның үз күзләре белән күргән серле табигать мизгелләре фотосурәтләре күргәзмәсе дә йөзләгән кешене таң калдырды. Якын киләчәктә алар Алтайны яуларга тели.

 

Филүзә Хәмидуллина.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: