Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Студентлар көне

Әлмәт студентларга бай. Барысы да сәләтле, җыр-моңга оста, җор телле. Күңелле яшиләр, төрле юнәлешләрдә үзләрен күрсәтә беләләр, һәр вакыйгадан чыгу юлын табалар. Шуңа да студентлар бит алар! Юкка гына иң күңелле хатирәләр «Ә мин студент чакта...» дип башланмый ич! Студент тормышы турында студентларның үзләреннән дә яхшырак белүче юктыр. Сүз – аларга.

Студентларга акча җитми диләр, дөресме?

Азалия Хәйретдинова

- 4 ел буена стипендия алып укыйм. Ул миңа бер кибеткә кереп чыгарга җитә, вак-төяк, көнкүреш кирәк-яраклары алам. Хәзерге вакытта әти белән әни тәэмин итә. Мөмкинлек булганда җәйләрен балалар лагерьларында эшлим.

 

 

Әдилә Батыршинова

- Дөрес. 1 нче, 2 нче курсларда әти-әниләрдән акча сорарга була әле, аннан соң читенрәк. Безнең бүлектә уку белән эшне бергә алып бару мөмкин түгел, бик еш төрле чараларга чыгыш ясарга йөрибез. Шуңа да җаен табарга туры килә.

 

Студентның буш вакыты каламы?

Алина Лавруша

- Буш вакыт бар, аны белемемне арттыруга сарыф итәм. Китаплар укырга яратам, файдалы мәгълүматлар җыярга тырышам һәм, әлбәттә, йокыны туйдырам. Хәзер барлык вакытым диплом проекты репетицияләренә юнәлдереләчәк.

 

 

Ләйсән Шакирова

- Минем буш вакытым калмый диярлек. Шулай да андый бәхет елмайса, театрга, кинога йөрибез, концертлар яратам. Халык биюләре белән шөгыльләнәм, вакытымны аңа багышларга кызганмыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: студент