Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Сафиуллин Әнвәр Шакирҗан улы. Некролог

Татарстан нефтьчеләре, республика җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде.

 2020 елның 11 августында 94 нче яше белән барганда легендар нефтьче, Социалистик Хезмәт Герое, Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданы, Бөек Ватан сугышында катнашкан Әнвәр Шакирҗан улы Сафиуллинның йөрәге тибүдән туктады.

Әнвәр Сафиуллин 1927 елның 7 февралендә Әлмәт авылында туа. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Әтисен югалтканнан соң, иң өлкән бала буларак, ул зур гаиләнең терәгенә әверелә, әле ныгып та җитмәгән иңнәренә үзеннән кечерәкләр өчен гаять зур җаваплылык йөкләнә. 1944 елда Әнвәр Шакирҗан улын армиягә алалар, сугыш тәмамланганнан соң да ул тагын 6 ел хезмәт итә.

Нефть сәнәгатендә аның хезмәт эшчәнлеге 1951 елда «Бөгелмәнефть» трестының 2 нче нефтепромыселы хәзерлек бригадасы эшчесе, оператор ярдәмчесе һөнәреннән башлана. 1952 елдан алып 1987 елда лаеклы ялга чыкканчы – 35 ел ул «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең 1 нче нефтепромыселында бер үк участокта нефть һәм газ чыгару буенча оператор булып эшли. Эшкә сәләтлелек, җаваплылык дәрәҗәсе гаять зур булган Әнвәр Шакирҗан улы электромонтер, җир өсте җиһазларын ремонтлау буенча слесарь, стропальщик һ. б. күп кенә арадаш һөнәрләрне үзләштерә.

Һәр кеше универсаль оста булырга сәләтле, камиллекнең чиге юк, дип саный ул. Яшь операторлар, үзенең күпсанлы өйрәнчекләре өчен нефть чыгару процессларын даими камилләштерүче, вакыт һәм арыганлык белән исәпләшмичә, җиһазларның торышы турында җентекләп кайгыртучы югары класслы белгеч үрнәге була.

Зирәк һәм үткен акыл иясе актив рационализатор һәм производство новаторы, рекордсмен, күп кенә хезмәт башлангычлары инициаторы да. Шуларның берсе – «Яңа скважиналарны - вакытыннан алда эшләтеп җибәрү һәм үзләштерү!» - идарә коллективына скважиналарны эшләтеп җибәрү һәм үзләштерү процессы срокларын берничә тапкырга кыскарту мөмкинлеге бирә. Нәтиҗә буларак, Татарстан нефтьчеләренең, шул исәптән Әнвәр Шакирҗановичның исемнәре бөтен илгә тарала, портретлары Бөтенсоюз газеталарының алгы битләрендә урын ала.

Ә.Ш. Сафиуллин «Татнефть» компаниясенең һәм илебез нефть тармагының горурлыгы булды. Ул беренче һәм икенче миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару буенча почетлы вахталарда катнашты, өченче миллиард нефтьне чыгаруга багышланган тантаналы чараларның мәртәбәле кунагы булды, коллегалары һәм республика җәмәгатьчелеге арасында лаеклы абруй казанды. 1975 елда «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсендә Социалистик Хезмәт Герое Ә.Ш. Сафиуллин исемендәге премия булдырылып, ул идарәнең иң яхшы подразделениеләре комсомол лидерларына бирелде.

Гомере буена ул актив тормыш позицияле кеше булып калды. ВЦСПС Үзәк комитеты әгъзасы итеп сайланганнан соң, биш ел дәвамында, иңнәренә катлаулы иҗтимагый йөкләнеш алып, гражданнарны кабул итте, күп кенә

мәсьәләләрне хәл итүдә аларга булышлык күрсәтте. Лаеклы ялга чыккач та югары уку йортларында һәм мәктәпләрдә булып, үзенең бай производство һәм тормыш тәҗрибәсен үсеп килүче буын белән уртаклашты. Әлмәтнең мактаулы гражданы Ә.Ш. Сафиуллин калабызның үсүе һәм чәчәк атуы өчен күп эш башкарды. Хезмәттәшләре, республика җәмәгатьчелеге һәм якташлары арасында лаеклы хөрмәт-ихтирам казанды.

Илебез нефть сәнәгатен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм данлыклы казанышлары өчен 1973 елда Ә.Ш. Сафиуллинга Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә, Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» алтын медале тапшырыла. Күпьеллык намуслы хезмәте дәүләт бүләкләре: Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә», «Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан» медальләре һәм башкалар белән билгеләп үтелә.

Актив һәм нәтиҗәле хезмәт эшчәнлеге өчен аңа «ТАССРның атказанган нефтьчесе», «Татнефть» ААҖнең мактаулы нефтьчесе» мактаулы исемнәре бирелә.

Гаҗәеп тырыш хезмәтчән, югары дәрәҗәдәге профессионал, чын патриот буларак, Әнвәр Шакирҗан улы Сафиуллинның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

 

Р.Н. Миңнеханов, Ф.Х. Мөхәммәтшин, А.В. Песошин, Н.Ө. Маганов, Ш.Ф. Тәхаветдинов, Т.Д. Нагуманов, Х.Г. Иштирәков, И.Ш. Мостюков, Р.Х. Хәлимов, Р.С. Хисамов, Р.И. Шәфигуллин, Р.Н. Мөхәммәдиев, А.Г. Хәбибрахманов, Р.А. Нугайбеков, В.К. Гатауллин, Н.М. Глазков, Н.З. Сюбаев, Д.Ф. Мөхәммәтшин, А.Ф. Ягафаров, Г.К. Яруллин, Р.Х. Фәткуллин, Ә.К. Гыйматдинов, С.А. Фельдман, Ф.Л. Щелков, Р.М. Рахманов, М.Ш. Җәләтов, М.З. Таҗиев, А.Г. Нугайбеков, Г.М. Хаҗиев, Н.А. Афзалтдинов, Т.Я. Игнатьева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса