Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Нәфисә Сабирҗанова: «Дежур маска киелсә дә, асылым шул: ихлас, ачык»

Шагыйрǝ, журналист, «Җомга» тапшыруын алып баручы Нǝфисǝ Сабирҗанованы белмǝгǝн укучы, танымаган тамашачы юктыр. Ул эшлекле дǝ, кешелекле дǝ.

Аны күргǝч, кайберǝүлǝр бер хǝсрǝтсез бǝхетле ханым дип уйлыйлардыр. Уйласыннар, шулай юрасыннар. Татар юрап китерǝ, ди бит халык.

Шагыйрǝ буларак Нәфисә Сабирҗанова палитрасында буяулар куера, төсләр төрлелеге арта бара. Әлеге камиллек, осталык журналист хезмǝтендǝ дǝ чагыла. Нǝфисǝ ханым тележурналист буларак бик күплǝр белǝн интервьюлар алып, ǝңгǝмǝлǝр корып утырган кеше. Ә бүген без аның үзен ǝңгǝмǝгǝ чакырдык.

 

- Күплǝр шагыйрǝ Нǝфисǝ Сабирҗанованы «Җомга» тапшыруы аша белǝ, таный башлады. Ул бит ǝле гаилǝ җылысын саклаучы ир хатыны, ǝни дǝ. Алар бер-берсеннән аерыламы?

- Гомумǝн, безнең гаилǝдǝ өйдǝгене тышка чыгару гадǝте юк. Гаилǝ ул шǝхси урын, үзенǝ бер дǝүлǝт, крепость. Сер түгел, хатын-кыз җыелса, гаилǝдǝгене сөйлǝшү, зарланып алу гадǝте бар. Лǝкин дусларың сиңа берничек тǝ ярдǝм итми, зарланудан файда ук. Ник дошманнарны шатландырырга. Ул минем үземнеке. Мин үзем генǝ калып, яки барысы да йоклап беткǝч, аш бүлмǝсендǝ ярсып-ярсып еларга мөмкинмен. Өйдǝгесе өйдǝ калырга тиеш. Гаилǝ минем өчен изге урын. Хатын булу, ǝни булу минем өчен бǝхет.

- Ә журналист Сабирҗанова белǝн шагыйрǝ Нǝфисǝ арасында нинди аерма?

- Журналист буларак та кайгы-хǝсрǝтеңне, борчуыңны кеше белергǝ тиеш түгел. Монысы бигрǝк тǝ җаваплы. Синең борчуларыңда тамашачының эше юк, алар гаепле түгел. Тамашачы алдына, экран каршына кайгылы, борчулы вакытта да чыгарга туры килǝ. Әлбǝттǝ, бу вакытта дежур масканы киясең. Лǝкин Нǝфисǝнең асылы барыбер кала - ихласлык, уйлаганын турыдан ǝйтү.

- Елмаеп торучы Нǝфисǝ мондый масканы кайчан кия башлады?

- Шат күңел, елмаю минем холкымда. Бу маска гына түгелдер, минем холкымдыр. Шул телевидение маска кидерǝ кешегǝ. Тамашачы алдына чыгып басканда, телисеңме-телǝмисеңме, елмайган маска кияргә тиешсең.

- Нǝфисǝнең чыны шигърияттǝ булып чыга түгелме?

- Шигърияттǝ генǝ түгел. Шигырь бит ул күңел халǝте. Нǝфисǝ шул күңел халǝтен шигъри тǝлгǝшлǝр итеп акка төшерǝ. Лǝкин ул тулысы белǝн анда түгел. Халǝтнең бер мизгеле, бер өлеше генә ул. Бөтенесен төшереп бетереп тǝ булмый. Аннары син бит үз халǝтеңне генǝ язмыйсың. Шигырьдǝге хислǝр, андагы вакыйгалар бөтенесе минем белǝн булган дип кабул итǝргǝ кирǝкми. Шигырьдǝге бөтен хислǝрне үзең генǝ кичерсǝң, бер гомер дǝ җитми.

- Сезгǝ беренче уңыш кайчан килде?

- Уңыш төшенчǝсе бит күп мǝгънǝгǝ ия. Уңыш гаилǝдǝ,уңышлы кияүгǝ чыктым дияргǝ мөмкин. Ә иҗатка килгǝндǝ, беренче уңышым Әлмǝттǝ булды. Физиканы лирикага алыштыруым да, җырлар иҗат итǝ башлавым, сǝхнǝгǝ чыгуым - барысы да Әлмǝттǝ. Уңышларга сǝбǝпче булучылар - якташым, композитор Рǝис абый Нǝгыймов һǝм Клара апа Булатова. Беренчелǝрдǝн булып Рǝис абый мине үзенең юбилей кичǝсен алып барырга чакырды. Сиңа күренергǝ кирǝк, син иҗат кешесе, булдырасың, диде. «Нефтьче» Мǝдǝният сараенда барасы иҗат кичǝсен Илшат Миңгǝрǝев белǝн миңа ышанып тапшырды. Концерт өч сǝгатьтǝн артык барды. Уты-ялкыны бергǝ булды. Шулай беренче чирканчыкны алдым.

- Сез нинди эшне бервакытта да эшлǝмәм дияр идегез?

- Өйдәге песиемне беркайчан да урамга чыгарып ташламам (көлә).

- Шушы еллар эчендǝ хаталар да булгандыр. «Шулардан качар идем» дигǝн ялгышыгыз бармы?

- Дүрт аяклы ат та абына. Әлбǝттǝ, ялгышлар да, хаталар да бардыр. Кабаттан яшǝгǝн очракта ул хата-ялгышларны эшлǝмǝс идем, дип ǝйтǝ алмыйм. Әгǝр дǝ 55 еллык гомернең хаталы дип, бер өлешен алып куйсам, бүгенге мин килеп чыгар иде микǝн? Хаталар да тормыш мǝктǝбе. Шулай ук яшǝр, шуларны ук кабатлар идем. Чөнки мин кеше үтермǝдем, иремǝ хыянǝт итмǝдем, зур гөнаһлар эшлǝмǝдем. Әлбǝттǝ, вак-төяк ялгышлар булды. Лǝкин мин аларны аңладым, тǝүбǝ иттем. Алар миңа тормыш мǝктǝбе булдылар.

- Сезне нǝрсǝ куркыта?

- Бала кайгысыннан соң бернǝрсǝ дǝ куркытмый. Тагын шул кайгы булмасын. Аллага шөкер, монысы үсеп җитте, өйлǝнде. Бала кайгысы кабатланудан куркам.

- Сез физиктан лирикка ǝйлǝндегез, укытучыдан - журналистка. Соңгысының уңышы нǝрсǝдǝ?

- Журналистикага килеп керү көтелмǝгǝнрǝк булды. Мин артист, җырчы булырга хыялландым. «Укытучы буласың» дип, ǝнкǝй бер генǝ ǝйтте. Эшең уңышлы булсын өчен күп укырга, популяр тапшырулар карарга, үз өстеңдǝ эшлǝргǝ кирǝк: дикторлар ничек сөйли, ничек үз-үзен тота. Тапшыруларымның сюжетын да ǝзерлим, режиссер да үзем, монтажлыйм да. Интервью алырга булса, ул кеше турында үзеннǝн дǝ яхшырак белергǝ тырышам.

- Сез кешенең дошманы булырга тиеш дип саныйсызмы?

- Ул минем санау-санамау белǝн бǝйле түгел. Кешенең дусты да, дошманы да үзе белǝн бергǝ яраладыр. Адǝм баласына бит бөтен сыйфатлар да хас: хөсетлек, яхшысы-яманы да. Көнлǝшүчелǝр дǝ, яратмаучылар да бар. Аларның барысын да дошман дип ǝйтеп булмыйдыр. Бөтен кешегǝ дǝ ярап бетеп булмый. Шуңа күрǝ алар бар, алар кирǝк. Эшлǝргǝ стимул да бирǝлǝр. Мактап, күккǝ чөен кенǝ торсалар, кызыгы булмас иде. Каршылыкларны, киртǝлǝрне җиңеп алга бару өчен кирǝк алар.

- Дошманнар күбǝеп китсǝ, ул холкыңның начар икǝнен күрсǝтмиме?

- Популярлыгын күрсǝтǝ дисǝм, дөресрǝк булыр. Кеше уңышлырак булган саен аның дошманнары күбǝя. Киркоров, Пугачеваларның күпме дошманы?! Бу бит аларның начарлыгын күрсǝтми ǝ мегапопуляр булуын дǝлилли.

- Нǝфисǝ Сабирҗанова урам буйлап барганда аңа охшаш кеше (двойнигы) очрый. Сезнең реакция?

- Нǝфисǝ белǝн дуслашыр идем. Нигǝ дуслашмаска? Ул бик яхшы кеше, ачык, ихлас. Ялагайланып, берне уйлап, икенчене сөйли торган түгел. Андыйларны җене сөйми. Нǝфисǝ ул компаниянең «җаны», аның белǝн табындаш булып утыру рǝхǝт.

- Соңгы китабыгыз 2015 елда ук чыккан. Телǝгǝндǝ спонсор ярдǝмендǝ дǝ нәшер итә алыр идегез. Китабыгыз чыкмауның сǝбǝбе?

- Китап чыгармауның сǝбǝбе, өстенлекләрне дөрес куя белмǝү нǝтиҗǝседер. Эшләнǝсе эшлǝр планында китап чыгару дигǝн графа юк, яки иң астадыр. Бу хакта уйларбыз.

- Гайбǝткǝ мөнǝсǝбǝтегез ничек?

- Аның ǝйбǝт түгеллеген, гөнаһ икǝнен дǝ белǝм. Үзеңǝ биклǝнеп кенǝ яшǝп булмый бит. Дөнья булгач, кеше белǝн очрашканда икенче берǝү турында сөйлǝнелǝ, ǝлбǝттǝ. Лǝкин яхшы мǝгънǝдǝ. Аннан үрнǝк тǝ, гыйбрǝт тǝ аласың. Сөйлǝшү тормышыңа уңай тǝэсир итǝ икǝн, нигǝ сөйлǝмǝскǝ.

- Нǝфисǝ Сабирҗанова лотереяга утрауга юллама отты ди. Күп дигǝндǝ өч кирǝк-ярак кына алырга рөхсǝт ителǝ. Үзегез белǝн нǝрсǝ алыр идегез?

- Беренчедǝн, телефон. Ансыз яшǝүне күз алдына да китереп булмый. Икенчесе, күзлектер. Матурлыкны күрергǝ дǝ, телефондагыны укырга да, күргǝнне язарга да кирǝк. Аннан соң анда яшǝргǝ, ашарга хǝстǝрлǝргǝ кирǝк. Берǝр корал, пычактыр. Саклану чарасын да онытырга ярамый. Без яшибез бит ǝле.

Рǝфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса