Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Миңлебай егетләре ут уйната

Сүз Әлмәт районының Миңлебай авылында яшәүче Ришат Сафин турында бара.

Баксаң, гади генә тимер әйберләрне матурлап, игътибарны җәлеп итә торган итеп ясап була икән. Ришат Сафин әнә шулай төрле әйберләргә икенче сулыш өрә башлаган. Оста кулында һәр тимер, калай кисәге декоратив эшләнмәләргә әйләнә. 


– Мин мондый әйберләр ясауга бер ел элек кенә керештем. Кайбер тимер, калай әйберләрен металлоломга тапшырылган җирдән күреп алып кайттым. Ташландык нәрсәләр күп. Менә шуларны алып, кайсын бөгеп дигәндәй, кайсын эретеп ябыштырып, җылытып төрле җиһазлар ясыйм. Дөрес, торба һәм башка кирәк-яракны сатып та алам. Хәзер курыкмыйча бу шөгылемне хоббием дип әйтә алам, – диде ул. 


Ришат әфәндегә 54 яшь. Ул һөнәре буенча токарь. Армиядән кайткач, үзлегеннән үзләштергән һөнәренә бүген дә тугрылыклы калган. Гади генә тимерләрдән сокланырлык һәм файдалы әйберләр ясау хыялы элек тә булган. 
– Миңа кул эше белән шөгыльләнү бик ошый, ул канәгатьләнү хисе, күңелгә ниндидер рәхәтлек бирә. Кулга әйбер эләгү белән аны ничек матурлау турында уйлыйсың. Бу яктан хәзер әллә ни баш ватып интегәсе юк. Интернетта тимердән ясалган нинди генә бизәкләр юк. Ясаган әйберең матур килеп чыкса, шатланасың. Син дигәнчә булмый икән, тагын да үҗәтләнебрәк тырышасың, – дип сере белән дә уртаклашты ул. 
Оста булуының чишмә башы балачагына кайтып тоташа икән. Әтисе Әнәс абый авылда тимерче булган. Хәзер аның осталыгы улына күчкән. Бакча җиһазларын да үзе ясый Ришат Сафин. Узган ел авылдагы зират капкасын ясауны да аңа ышанып тапшырганнар. 
Тупас тимерләрне бизәкле әйберләргә әйләндерү күп көч һәм осталык таләп итә. Аннан кул эше белән шөгыльләнүче түземле дә булырга тиештер. Авылдашлары Ришат Сафинның нәкъ шундый булуын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса