Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәттә язучы Әсгать Салах премиясе тапшырылды [+ФОТОЛАР]

Елховой – танылу яулаган шәхесләргә бай төбәк. Биредә күренекле якташларын онытмыйлар, исемнәрен мәңгеләштерү буенча даими эш алып баралар. Уку елы тәмамланыр алдыннан укучылар өчен дә, укытучылар һәм әти-әниләргә дә күңелле вакыйга булды Әсгать Салах исемендәге премия тапшыру тантанасы. Менә өченче ел рәттән сәләтле балалар премия, дипломнар белән бүләкләнә.

– Укучылар авылдашыбыз Әсгать Салах премиясе белән ныклап кызыксына. Узган ел Чирмешән районы, Әлмәтнең башка мәктәпләре укучылары да катнашкан иде. Киләсе елга бу тәҗрибәне дәвам итәргә уйлыйбыз. Әсгать абыйның әсәрләрен яратып укыйбыз, дәресләрдә алардан файдаланабыз, музей, китапханәләр белән бергә эшлибез, – диде Елховой мәктәбе директоры Гөлфирә Гафиятуллина. 
Талантлы балалар байтак авылда. 9 нчы сыйныф укучысы Ләйсән Сәгыйдуллина фотосурәтләреннән карап авыл, мәктәп тарихына алтын хәрефләр белән кереп калган Мәдинә һәм Сәгадәт Минабетдиновларның рәсемен төшергән. Авыл баласының сәнгать мәктәпләренә йөрергә мөмкинлеге юк. Шулай булса да Ләйсәннең эше искиткеч килеп чыккан. Ул бу күркәм гаилә башлыклары хакында Әсгать Салах китабыннан да укуын әйтте. Рәсемгә Минабетдиновларның улы – ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең Әлмәттәге бүлеге җитәкчесе Рафикъ Минабетдинов та югары бәя бирде. 
Елховойда туып-үскән, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 17 китап авторы Әсгать Салах премиясенә укучылар берничә номинация буенча дәгъва кылды. Рәсем ясаучылар кебек яшь язучылар номинациясендә дә катнашучылар күп иде. Кемдер шигырь язган, икенчеләре әкият, хикәятләре белән таныштырды. Фәнни эшләр,тәкъдир итү номинацияләренә тәкъдим ителгән эшләр дә бик кызыклы иде. Монда күркәм шәхесләр, сугыш чоры, авыл бәетләре, язучының үзе һәм башкалар хакында сөйләгәннәре булды. Елховойның визит карточкасы булган суган тарихын тын да алмый тыңладык. Укучыларның тикшеренү эшләре алып баруы мактауга лаек. 
– Минем мәктәпне тәмамлаганыма һәм авылдан чыгып киткәнемә 45 ел. Бүген премия тапшыру тантанасында яшьлегемә кайткандай булдым. Суган турында ишеткәч, күзләрем яшьләнде. Әсгать Салахка, мәктәп коллективына зур рәхмәт. Файдалы, кызыклы, тәрвияви әһәмияткә ия чара оештырганнар. Әсгать абый миңа үземә дә заманында авыл тарихын язарга этәргеч бирде. Шундый кешеләр булганда безнең тормыш алга бара, – диде тарихчы Вахит Низамов. 
Рәхмәт сүзләре күп яңгырады бу көнне. Мәгариф идарәсе җитәкчесенең милли мәсьәләләр буенча урынбасары Сирена Җиһаншина, Рафикъ Минабетдинов, язучы Илүсә Нәбиуллина, республиканың көньяк-көнчыгыш мөслимәләренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәйхана Ханнанова һәм башкалар да изге теләкләрен юлладылар. 
Премиядән яхшы биючеләргә дә, матур җырлаучыларга өлеш чыгарылды. Чынлап та, зур бәйрәм булды бу көнне Елховойда. Мондый күңелле мизгелләр киләчәктә дә көтелә. Әсгать Салах премиянең дәвамлы булачагын әйтте, үзен зурлаганнары, исемен мәңгеләштергәннәре өчен авылдашларына, аеруча зур тырышлык куйган мәктәп коллективына рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса