Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәтнең җор телле егете яраткан шөгылен һаман да ташламый [+ФОТОЛАР]

Бу көннәрдә Әлмәттә КВН уеннары бара. Бүген исә балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә студентлар лигасының ярымфиналы уза.

КВН яшьләргә нәрсә бирә? Без төбәкнең атаклы җор телле һәм тапкыр егете Айдар Шәрифуллин белән шул хакта сөйләштек. Айдар Шәрифуллин – «УК Татспецтранспорт» ҖЧҖ яшьләр лидеры. КВНдагы стажы – 14 ел. КВНның Татар югары лигасының 3 тапкыр чемпионы булган. «УК Татспецтранспорт»ның КВН командасы белән «Татнефть» лигасының 2009, 2011, 2013 еллар чемпионы. 2017 елдан КВНнарда жюри әгъзасы.
Айдар КВНда беренче чирканчыкны татар гимназиясендә укыганда алган. Ә инде Чаллыда КамПИдагы студент еллары аңа тапкырлыгын тагын да чарларга мөмкинлек бирә. Институтның КВН командасына нигез салучы Әлмәт егете була. 
– Татарча да, русча да уйнадык. Татар лигасы чемпионы булып биредә укыган елларда танылдым. Шунысын искәртеп үтәсе килә, татарча барган уеннар яшьләренең туган телләрен өйрәнүенә этәрә. Шаяртулар татарча яңгырый бит, һәркемнең аның асылын аңлыйсы килә, – диде ул. 
Әлмәткә кайткач та, егет яраткан шөгылен ташламый. Шулай итеп, моңа кадәр КВНнардан читтә торган «Татспецтранспорт» яшьләре үз командаларын төзи һәм 2007 елдан сәхнәгә чыга. Бүген командалар күп, жюриның югары баллын алу җиңел түгел. 
– Башкалардан аерылып тору өчен һәр команда үзенең «фишка»сын эзли. Без татарлар булгач, татарча шаярулар кыстыра башладык. Ул вакытта татар юморы аз иде әле. Зал егылып көлде, жюри да аңлады, – дип серләрен дә сүтте Айдар. 
Юморларны команда күпчелек үзе чыгара. Айдар әйтүенчә, ул иң элек көлкеле, тамашачылар аңлый торган булырга тиеш. Шулай ук артист та була белү, кызык итеп сәхнәләштерү дә кирәк. Шаяртуларның барысы да тормыштан алына. КВНда уйнау яшьләр тормышында эзсез үтми икән. 
– КВН зирәк булырга, сорауларның асылын тиз аңлап, кичекмәстән чишәргә ярдәм итә. Күпләр КВНда уйнар өчен талант кирәк, диләр. Талант – ул, минемчә, иҗадилык, актив булу. Әгәр кеше үзмаксат куеп, аның өстендә яхшы эшләсә, ул, һишчиксез, оста уенчыга әйләнә. Кеше оялчан булырга мөмкин. Тамашачылар һәм сәхнәнең тәрбиясе зур. Мәсәлән, сәхнәдә негатив сүзләр әйтергә ярамый. Игътибар иткәнем бар: сәхнәдә кешеләр үзләрен дөрес, контрольдә тотарга өйрәнә, – дип исәпли Айдар. 
Көлеп яшәү гомерне озынайта, диләр. Айдар Шәрифуллин барлык нәрсәгә дә юмор белән карарга ярамый дип белдерде. 
– Тормышка, үзара мөнәсәбәтләрдә җитдилек булырга тиеш. Гел елмаеп, көлеп йөреп булмый. Юморны өйдә дә, эштә дә белеп кулланырга кирәк, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса