Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәтлеләр тимер туйларын билгеләп үтте

15 февраль көнне Әлмәттә яшәүче Зинаида һәм Павел Михайловлар гаиләсе тимер туйларын билгеләп үтте - аларның бергә яшәүләренә 65 ел.

Юбилярларны Әлмәт ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гүзәл Әмирова  котлады. 
 
Михайловлар гаиләсе гомер буе намуслы һәм фидакарь хезмәт күрсәткән.
Бөек Ватан сугышы елларында әтисез үсеп, өлкәннәр белән беррәттән эшләгән алар. 

Павел Андреевич Бөек Ватан сугышында 
катнашучыларга тиңләштерелеп, орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. 

Михайловлар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген алар биш оныклары һәм өч оныкчыклары булган бәхетле әби белән бабай.

 

Әлмәт районының ЗАГС идарәсе 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса