Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәтле ТАССР төзелүнең 100 еллыгы истәлек билгесе белән бүләкләнде

Кичә ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Лилия Чувашевага ТАССР төзелүнең 100 еллыгы истәлек билгесе тапшырды.

Лилия Чувашева 30 елга якын гомерен Әлмәтнең  сәламәтлек саклау өлкәсенә багышлаган. Ул 1971-1989 елларда Әлмәт үзәк район хастаханәсен җитәкли.

Аның эшчәнлеге дәверендә ул дәвалау-профилактика оешмаларының матди-техник базасын булдыруга һәм ныгытуга зур өлеш кертте. Ул эшләгән вакытта үзәк район хастаханәсе, балалар һәм йогышлы авырулар хастаханәләре, тире-венерология диспансеры, амбулаторияләр, 19 медпункт файдалануга тапшырылды һәм 3 нче поликлиника  төзелеше башланып китте.

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса