Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәт укучылары калфак чигә

Киләчәктә Әлмәттә калфак кигән туташлар очраса, бер дә аптырамагыз.

 Калабызда калфак-түбәтәй чигәргә алынучылар бар. Алар әлегә осталар да, махсус укып кайткан белгечләр дә түгел, ә бәлки гап-гади укучылар, шәһәрнең 1 нче мәктәбендә белем алучылар. Без алар белән укытучыларның август конференциясендә очрашып, кул эшләренә нык куанып киткән идек инде. Һәм менә 1 нче мәктәпкә үзебез барып, кызларның эше белән якыннанрак танышырга булдык. Чынлап та, укучылар затлы милли баш киемебезне чигәргә алынган. 


– Уку йортыбызда 34 төрле түгәрәк эшли. Монысы күптән түгел генә эшли башлады. Укучыбыз Алинә Шәрәфетдинова быел «Болгар – туган тел» форумында катнашты. Калфак кию элек кыз балаларның сафлыгын, чисталыгын, тәрбияле, укымышлы булуын да күрсәткән. Алия дә форумнан кайткач, бездә укымышлы кызлар буларак калфак чигү серләренә өйрәник әле диде. Без бу хакта уйлап йөри идек инде. Укучылар үзләре дә шундый фикер белән чыккач, аны бик теләп хупладык, – диде мәктәп директорының милли эшләр буенча урынбасары Гөлия Җамалиева. 


Әлегә түгәрәккә йөрүчеләр саны бик күп түгел. Анастасия Бодрягина, Азалия Фәрхетдинова, Татьяна Архипова һәм, әлбәттә инде, Алинә Шәрәфетдинова иң активлардан санала. Алар түгәрәкнең бер генә дәресен дә калдырмыйлар. Әгәр фамилияләренә игътибар иткән булсагыз, ялгышмыйсыз, Таня белән Настя рус милләтеннән. Кызлар татарча да аралаша, калфак чигә, башка кул эшләре белән шөгыльләнә. Татьяна, мисал өчен, әле алкалар да ясый икән. 


Калфак-түбәтәй чигү җиңел түгел, ефәк җепләр, вак сәйләннәр белән эшләү өчен күпме сабырлык, игътибарлылык һәм осталык таләп ителә. Җаен да белергә кирәк. Кызларга Гөлия Нәбиулловна белән бергә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ апалары Нуриева да ярдәм итәргә әзер тора. 
– Моннан 2 ел элек Бөтендөнья татар конгрессы Казанда калфак чигү буенча мастер-класслар оештырган иде. Аларда мин дә катнаштым. Биредә безгә гади генә тукымалардан калфак ясау технологиясен, чигү үрнәкләрен күрсәттеләр. Шуннан бераз өйрәнеп кайттым, – диде мөгаллимә. 
Калфакны кызлар кулдан тегә. Ә менә чигешләрдә милли нәкышләргә өстенлек бирелә. Монда инде татар халык орнаментлары турындагы китаплар ярдәмгә килә. Калфаклар төрле була, чуклылары да, кечкенә түбәтәйгә ошаганнары да бар. Аларны бизәгәндә ниләр генә уйлап чыгармаганнар! 1 нче мәктәп кызлары да берничә төрен ясап караган инде. Укытучылар да, әти-әниләр дә кызларның кул эше белән мавыгуына бик шат. Нәкъ элеккеге туташларча: белем алып, берничә тел үзләштереп, тегәргә-чигәргә өйрәнеп үсә бит алар. 


– Калфак чигү миңа бик ошый. Бу матур, нәфис баш киемен хәзер дә рәхәтләнеп киеп йөрергә була. Форумга килгән кызлар арасында калфаклылар да бар иде. Аларга кызыгып карап тордык. Мин әтигә бүләккә түбәтәй дә чигә башладым, – диде 8 нче сыйныф укучысы Алина Шәрәфетдинова. 

Ирина Апачаева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса