Әлмәт таңнары

«Әлмәт таңнары» мохтаҗларга ярдәм итте

Бүген без Игелек акциясе уздырдык - мохтаҗ гаиләләр өчен азык-төлек һәм кием-салымнар тапшырдык. Аңа башлангыч берничә атна алдан бирелде.

Социаль челтәрләрдә игълан урнаштырып, битараф булмаган һәм изге күңелле әлмәтлеләр дә безгә кушылды. Хәтта Бишмунчадан ук зур күләмдә кием-салым китерүчеләр булды. Редакция хезмәткәрләре үзләре дә актив катнашты.

Реклама

Бүген без аларны «Ансар» Хәйрия фондына илтеп тапшырдык. Алар үз чиратларында мохтаҗларны сөендерәчәкләр. Изгелек эшләү һич кенә авыр түгел. Мөмкинлек табып, һәммәбез дә аз тәэмин ителешле гаиләләргә, ятим балаларга ярдәм итеп яшәсәк иде.

«Ансар» Хәйрия фондына Белоглазов урамы, 139а адресы буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: