Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәт сәхнәсендә бөреләнгән сөю

Кая барсак, кемнәр белән генә аралашсак та, үзебезнең төбәктән чыккан матур пар Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар соклану белән бергә горурлык хисләре дә уята. Татар эстрадасының иң зәвыклы һәм креатив дуэты барлыкка килүгә нәкъ менә Әлмәт сәхнәсе сәбәпче булган икән. 14 февраль - Гашыйклар көне уңаеннан якташлар белән очрашып, янә аларның танышу һәм кавышу тарихларын искә төшереп алдык.

Быел аларның кавышуларына 5 ел тулачак. Озак еллар очрашып, бер-берсен тәмам белеп бетергәч кенә кавышкан парлар исемлегендә түгел алар. Яшь аралары да гади түгел – 13 ел! Аның каравы, бер-берләренә булган мөнәсәбәтләре һәм тормышка, гаиләгә карата фикерләре тәҗрибәле парларны да сокландыра.

– Без Гүзәлем белән очрашып йөрмәдек тә. Мәдәният идарәсендә эшләгән чорда, бер-беребезне күп еллар белсәк тә, аны хатын-кыз буларак бары тик Мисырга клип төшерергә баргач кына ачтым. Максатчан, эш сөючән, үз дигәненә ирешә торган ул. Нәкъ минем әни кебек. Миңа гаилә корырга аның кебек хатын-кыз кирәк дидем һәм көннәрдән бер көнне тәкъдим ясадым. Ике атнадан никах укыттык. Тагын өч атнадан инде законлы ир белән хатын булдык. Кешеләр кебек унар ел йөреп, аннан соң гына гаилә кору ягында да түгелмен, – дип сөйли Салават.

Шул рәвешле башка парлар кебек аларның чәчәкле-конфетлы чаклары булмыйча да кала. Гүзәлем әйткәндәй, гаиләләрендә иң кызыклы һәм тәмле мизгелләре әле дә дәвам итә.

– Салаватның гаилә кешесе икәнен аңлап һәм бергә эшләгәч, аның характерын белеп, кияүгә чыктым. Илтифатлы булуы, хатын-кызларга булган мөнәсәбәте таң калдырды. Бер генә кешене дә игътибарсыз калдырмый ул, күңеле белән бик нечкә кеше, – дип безгә җырчының билгесез сыйфатларын да ачты Гүзәл.

Әлеге пар менә шундый гайре мәхәббәт тарихларыннан тыш, ел да үзенчәлекле концерт программалары белән дә таң калдыра. Беренче сезонда парлы-шоу күрсәтсәләр, аннары «Телепортация» дип аталган концерт- программасы һәм «җиһазчы»-музыкантлары белән республиканы чын мәгънәсендә аякка бастырдылар. Узган ел исә тулысы белән тере тавыштан гына торган, инструменталь ансамбль белән берлектә тере, җанлы концерт бирделәр. Быел алар янә программаларына төрлелек һәм яңалык керткән: «Ая-яй-яй» дигән концертларында төп рольдә тамашачы үзе булачак. Популяр җырлар, интерактив аралашу, батллар, флешмоб – кыскасы, Гүзәлем белән Салават Миңнехановлар быел да яхшы кәеф һәм энергия өләшә.

Яңа елга кадәр алар әлеге программалары белән инде шактый районнарда һәм авылларда концерт куйган. 2018 елның башыннан исә республиканың эре шәһәрләреннән алып, район үзәкләренә кадәр йөреп чыгачак. Март аенда тәүге тапкыр үз программалары белән Башкортстан якларына гастрольләргә чыгып китәргә уйлыйлар.

– Безнең концертларда алып баручылар юк. Без үзебез халык белән аралашып, аларга тагын да якынрак килеп, бер тында программабызны тәкъдим итәргә яратабыз, – дип сөйли алар. – Быелгы концертны «Ай-яй-яй» дип атауның сәбәпләре бар. Бу җырга без узган ел клип төшердек һәм ул тиз арада популярлык яулады. Интернетта бер миллион «карау» җыйды. Җырның тарихына килгәндә аны без инде берничә ел элек үк яздырып, репертуарга керткән идек. Әмма ул бары клип төшергәннән соң гына халык арасына кереп китте.

Миңнехановлар өчен узган елның уңышлы узуын да язмый булмый: бер елга дистәгә якын җыр иҗат ителгән, дүрт клип төшерелән. «Татар җыры» бәйгесендә «Иң яхшы дуэт» дип табылып, янә Алтын Барска ия булдылар. «Милли музыкаль премия»сендә «Креатив дуэт» буларак җиңү яуладылар. «Туган тел милли премия»се аларга «Зәвыклы дуэт» дәрәҗәсен бүләк итте. Салават үзе мәртәбәле «Үзгәреш җиле» татар җыры фестивалендә чыгыш ясау хокукына ия булды.

– Әлмәттә узачак концертыбыз быел Гашыйклар көненә туры килә. Билгеле, андый җылы бәйрәмнәр көн дә булып тормый. Шуңа күрә парларыгыз һәм ярларыгызга ямьле сүзләрне, игътибарыгызны һәм бүләкләрне кызганмагыз, – дигән теләктә калды әлеге матур пар.

Филүзә ХӘМИДУЛЛИНА

Фото шәхси архивтан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса