«Кызыкны кешесез утрауда да табып була»
Киләчәген дә һәрвакыт әзер булу, курыкмау таләп итә торган һөнәр белән бәйләргә булды. Бүген ул медицина өлкәсенең бер өлеше.
Илзинәне мин күптәннән беләм. Кечкенә чакта шук кыз иде ул. Малайлар белән беррәттән туп та тибә, куышып та йөри. Мин шаккатып калтырап торган арада, чана белән биек тауга менеп, иң беренчеләрдән шуып төшүче кыз да ул иде. Таудан шуган чактан күп булмаса да вакыт узды, ләкин Илзинә һаман шундый ук наян, җитез.
- Илзинә, әйт әле, ни өчен нәкъ менә шушы һөнәрне сайларга булдың? Хыялың бар идеме, әллә туганнарың арасында табиблар бармы?
- Туганнарым арасында табиблар юк. Әлеге һөнәрне балачактан ук үз иттем. Үскән саен теләгем артканнан-артып кына барды. Имтиханнарны алдан ук карап, әзерлекне иртәрәк башладым. Үзем хастаханәдә чират көтеп утырганда узып киткән табибларга соклану белән карап: «Минем дә шулай ак халаттан йөрисе килә бит», дип уйлана идем. Аллага шөкер, хыялым тормышка ашып бара, хәзер исә үзем горурлык белән ак халат киеп йөрим.
- Димәк, шушы юлны дөрес сайлаганыңа инанырга өлгердең?
- Еллар барган саен, укуның катлаулануына карамастан, кызыксынуым көчәя генә. Үкенү түгел, «туйдым» дип әйткәнем дә булмады. Беренче чиратта, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышуны өстен күрәм. Шулай ук уңышларымны күреп, гаиләмне куандырудан да киләчәккә көч, ләззәт алам.
- Күбесе гөрләп торган Казанга, Мәскәүгә ашкына, ә син киресенчә тыныч, гаугасыз Ижауны сайладың. Ни өчен? Нәрсәсе белән кызыктырды?
- Мәктәптә укыганда ук Ижауда белем алуны мактап сөйләгән кешеләрне күп очраттым. Бу инде медицина өлкәсен күздә тотып әйтәм. Шул вакытта ук үземә искәртеп куйдым, чөнки миңа белем бирүнең сыйфаты югары булуы мөһим иде. Шулай итеп, имтиханнарны тапшырып, кулга аттестат алгач, Ижауга юл тоттым. Дөрестән дә, кеше сүзе ялган булмады. Миңа монда бик ошый. Казан белән Мәскәү бер читтә торсын. Кызык кирәк булса, аны кешесез утрауда да табып була.
- Туган шәһәрең һәм Ижау халкы бер-берсеннән аерыламы? Бәлки менталитет буенча башкачарактыр удмурт халкы?
- Аерыла. Гомумән, тормышка карашлары белән аерылалар. Ижаулыларны, кыскасы, гадирәк, аңлаучанрак, ярдәмгә килергә һич авырыксынмый торган халык дияр идем.
- Табиблыкка укыган студентларның тәүлекләре 24 сәгать түгел, ә күпкә озынрак дип сөйлиләр. Чынлап та шулаймы ул? Анатомия укый-укый йокларга вакытың каламы?
- Белмичә сөйләмиләрдер инде. Төрле чаклар була. Үзләштерергә тиешле материал күп, ә вакыт һәрвакыт аз. Иртәдән алып кичкә кадәр «пара»ларда уза. Аннары кайтып, әйбәтләп ашарга да өлгерми укырга утырасың. Төн буе китап артында утырып чыгулар яңалык түгел. Бөтен серләрне дә ачып бетереп булмас. Авырлыклар килә дә китә. Без дә ияләшәбез. Ә анатомиягә килгәндә, бик яратып укыйм мин ул дисциплинаны. Йокларга да әз булса да өлгерәм.
- Ә укудан тыш нәрсәләр белән шөгыльләнәсең?
- Академия кысаларында оештырылган чараларда актив катнашам. Фәнни эшләр язып, аларны якларга яратам, шулай ук спортны да якын итәм. Студент тормышымның бер мөһим өлеше - Удмуртия Республикасы «ИМАН» татар яшьләре берләшмәсенең әгъзасы исемен йөртәм. Татарлар монда бик күп. Өстәвенә алар бер-берсе белән гел элемтәдә. Шушы берләшмә эчендә төрле проектлар, чаралар уздырабыз. Мин гел әйтәм: кайда гына барсаң да, татар югалып калмас!
- Киләчәктә Әлмәткә кайтырга уйлыйсыңмы? Әллә башка ниятләрең бармы?
- Вакыт күрсәтер әле. Безнең әти-әниләр әйтмешли, барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Шуңа ни буласын кем белә? Бу соравыңа җавапны әле үзем дә белмим.
Алла ярдәм бирсен диясе генә килә. Кеше дәвалау мәкалә язып утыру гына түгел шул. Гәрчә... сүзне иң көчле корал, диләр.
Алсу Мансурова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа