Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Күптǝн таныш каеннар

Әсгать Салахов исеме ǝдǝбият сөючелǝргǝ яхшы таныш. Райондагы беренче татар телле газетаның башында торган баш мөхǝррир, ялкынлы публицист, прозаик, миллǝтпǝрвǝр зат Әсгать Салах ел башында үзенең 85 яшьлек олы юбилеен билгелǝп үтте.

24 гыйнварда әлеге уңайдан шǝһǝребезнең 2 нче китапханǝсендǝ «Безгǝ күптǝн таныш каеннар...» исемле чара узды. Әдǝби очрашуда шагыйрǝ Миңзифа Әхмǝтшина, «Кызыл каурыйлар» ǝдǝби берлǝшмǝсе ǝгъзалары, ǝдǝбият сөючелǝр, медицина көллияте студентлары катнашты. Миңзифа Әхмǝтшина Әсгать ага Салаховның кешелеклелеген, киңǝшче буларак төпле фикерле, ярдǝмчел иптǝш булуын, сǝнгать, җыр яратуын ǝйтеп үтте. Иҗатының бик эчкерсез, халыкчан булуына, шул ук вакытта татар ǝдǝбиятында бер дǝ күтǝрелмǝгǝн Чернобыль трагедиясен яктыркан «Соңгы вальс» ǝсǝренең тǝнкыйтьчелǝрне дǝ битараф калдырмавына тукталды. Студентлар Әсгать Салаховның «Балыкчы малайлар» китабыннан өзеклǝр укыды. Чарага язучының авылдашлары - елховойлылар да килгǝн иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса