Әлмәт таңнары

Хәмид Мәткәримовның йөрәге әрни

Күптән түгел социаль челтәрләрдә Габделфәт Сафин башкаруында чыккан «Бөек татар!» җыры бөтен милләттәшләребезне уятып җибәргәндәй булды. Алай гына да түгел, ана телебезне саклауга багышланган әлеге иҗат җимеше башка милләт вәкилләрен дә битараф калдырмады. Бүген татар теле яклауга мохтаҗ, кем тарафыннан булса да мондый җыр туарга тиеш иде. Ә ул кем үзебезнеке – Әлмәттә яшәп иҗат итүче, күп җырлар авторы Хәмид МӘТКӘРИМОВ.

Соңгы арада телебез язмышына куркыныч янавы, мәктәпләрдә татар теле дәресләрен кыскартулары һәркемгә мәгълүм. Бу хәлләргә якташыбызның, ике бала атасының да йөрәге бик нык әрни, күрәсең, шуңа күрә «Бөек татар!» җыры үзеннән-үзе ташкын булып ургылып чыга. Автор аны төнге өчтә кинәт уянып, язарга утыра һәм инде таң атканчы җырның сүзләре дә, көе дә әзер була. Икенче көнне үк ул аны җырчы Габделфәт Сафинга тәкъдим итә (бу җырны бары ул гына башкарырга тиеш дигән фикер туа авторда). Җырчы да бик теләп ризалаша. Тиз арада клип төшерәләр. Хәмит Мәткәримов белән әңгәмәбез мизгел эчендә туган әлеге җыр һәм, гомумән, телебез хакында.

– Җыр бик тиз арада популярлык яулады. Клипны караган кеше битараф кала алмый. Сез моның шулай буласын алдан белдегезме?

– Юк, әлбәттә. Мин бу җырны, тыңлаучыларны таң калдыру өчен, йә булмаса хит булсын әле дип язмадым. Чын мәгънәсендә йоклый алмаганлыктан, халкыбызның, милләтебезнең киләчәген кайгыртып, нәсел-ыруыбызны дәвам итүче балаларыбызны күздә тотып, йөрәктән әрнеп чыккан сүзләрне генә көйгә салдым.

– Җырны язгач, үзегезгә мактау сүзләре генә ирештерәләрме, әллә инде төрле фикерләр ишетергә туры киләме?

– Социаль челтәрләрдә шәрехләүләр күп калдыралар, араларында килешмәүчеләре дә күренгәли. Аларсыз булмый инде.

– Моңа кадәр патриотик рухта иҗат иткәнегез булдымы?

– Патриотик дип... Туган як, туган авыл турында язган җырларым шактый.

– Телебез киләчәге турында ни уйлыйсыз?

– Бу мәсьәләне кискен генә менә хәзер үзгәртүе авыр, миңа калса. Әдәбият, мәдәният, тарих, милли фольклор, хәтта, динебез, дәүләтебез дә ана телебез – татар теле белән бәйле. Боларның барысын да без балаларыбызга тапшырып калдырырга тиеш идек. Ләкин, ни кызганыч, соңга калып уйландык. Барысына да үзебез җаваплы. Элегрәк балаларны, татар теленә бераз өйрәнеп кайтсын дип, авылга әби-бабаларына кайтаралар иде, хәзер авылларга йөрү сирәгәйде. Шәһәрдә исә алар көне-төне компьютерда, телевизор каршында вакыт уздыра, кулларыннан кәрәзле телефон төшми. Ә анда инде нинди татар теле кайгысы булсын?..

– Балаларыгыз татарча беләме?

– Әлбәттә! Үз телебездә сөйләшәбез.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Сөмбел МОГЫЙНОВА

 

Бөек татар!

(Хәмид Мәткәримов көе һәм сүз.)

 

Сөйлисем дә килми,

Көйлисем дә килми,

Диварга да дәшүнең мәгънәсен күрмим.

Әллә олыгайдым,

Бәлки күпне уйлыйм,

Тик шулай да, соңгы вакыт авыр йоклыйм.

 

Борчылам барсына,

Дөньяның зарына,

Бездән ниләр калыр, диеп дәвамнарга.

Тарихларда калды,

Күмелеп милли байлык,

Аннан башка бит юк яшәү, – Аңла! Халкым!

 

Кушымта:

Ялкын янар горурлыгың кайтар, Татар!

Кайда соң сез, туган телен саклар җаннар?!

Башкисәрдән курыкмаган,

Ана телен саклап калган,

Син бит үлмәс Җәлил рухлы бөек Татар!

Күп гасырлар үскән,

Сынауларны кичкән,

Ихтыярсыз, башын түбән игән имән.

Динсез милләт булмый,

Телсез дәүләт булмый,

Сакла данлы исемеңне, горур халкым!

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: