Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Гашыйклар көнендә Әлмәттә 8 пар гаилә корды

14 февраль - күпләр өчен үзенчәлекле көн. Күп кенә гашыйклар үз мөнәсәбәтләрен нәкъ менә шушы көнне законлаштырырга тырыша.

Әлмәттә бүген 8 пар законлы никах корды.

Алар кәләшне сатып алу, никах теркәү, фотосессия, монументка чәчәкләр салудан тыш, үзләренең туй программасына тагын бер маршрут өстәде - «Мирас» спорт комплексына бардылар. Биредә гаиләләр һәм аларның кунаклары өчен бүләкләр дә бар иде: селфи һәм фотосессияләр өчен романтик зона ясаганнар, теләгән һәркемгә комплекс буенча экскурсия дә оештырдылар.

Яшь парларны без дә чын күңелдән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса