Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Финишка юл ерак, яки Үз-үзеңне җиңү – иң зур җиңү

Тормышта һәр очрашу - үзенчәлекле. Иптәшең беләнме, яңа танышлар, я булмаса кыенлыклар беләнме, хәтта үз-үзең белән очрашу да кабатланмас. Моны үземдә сынадым.

Балачактан ук бик хәрәкәтчән кыз идем, авылда әби-бабайда мин йөрмәгән, мин булмаган урын калмагандыр – урамнар дисеңме, кырлар, таулар, хәтта түбәләр һәм агачларны да барлап чыктым. 

Мине һәрчак маҗаралар дәшә, гел яңа хис-кичерешләр эзлим. Шуңа да 19 яшемдә тормыш альбомымны матур истәлекләр белән бизәргә булдым: туристик походларга, елга буйлап рафтларда йөзүләргә, тау буйлап атта йөрүләргә чыктым һәм хәтта парашюттан сикердем. Маҗаралар исемлегендә бер генә пункт калган иде – ул да булса марафонда йөгерү. 

Каршылыклар аша - хыялга!

Әлмәттә беренче тапкыр төрле яшьтәге йөзләгән кешенең якты төстәге футболкаларда старт алуын күргәч, миндә марафонда катнашу теләге туды. Аларның барысы да көчле, хәрәкәтчән, җитез, күзләре янып тора, карашларында азарт уйный! Бу чараның бер өлеше булу өчен күпме көч куелгандыр, никадәр тренировкалар үтелгәндер, ничә километр юл йөгереп, җиңүләр турында хыяллар тугандыр... Марафонда катнашучыларга һәрчак сокланып карадым. 10 чакрымга йөгерү минем өчен бик авыр тоелды, 21 яки 42 чакрым турында әйтеп тә торасы юк! 

Әлеге дәвердән соң 4 ел узды, мин һаман да үз көчемә ышанмадым, җитди әзерлегем дә юк иде. Старттан, бигрәк тә фиништан ерагайта торган шартлар да барлыкка килде: 2017 елда җәйге балалар лагеренда эшләп кайтканнан соң, миндә бер яклы пневмония булуы ачыкланды. Ул елны мин марафонны күзәтүче булып кына калдым. 2018 елда янә проблема килеп чыкты - лагерьда хореографик биюләр куеп, артык тырышканмын ахры, тез буыннары һәм тез буыны кимерчәге начарайганы билгеле булды. Кабат йөгерешчеләргә ак көнләшү белән генә карап тордым. 2019 елда әниемнең хыялын тормышка ашырып, бер атнага «бәрхет» сезонына искиткеч кунакчыл Төркиягә очтык. Марафонга самолет тәрәзәсеннән «кул болгадым». Тик бу юлы моңсуланмадым, Төркия тауларында рәхәтләнеп күңел ачтым. 

Чикләүләр белән килеп җиткән 2020 ел мине дә өйгә бикләде. Буш вакытымны күңелле һәм актив үткәрү гадәтем белән хушлашу ничек кенә авыр булмасын, теләкләремне беразга читкәрәк алып куярга туры килде. Тик вакытымны изоляциядә юкка сарыф итмәскә булдым – психология буенча онлайн курс сатып алдым, үземдә тегү сәләтем барлыгын ачыкладым. Шулай итеп, әниемнең тегү машинасы өй түрендәге өстәлгә менеп кунаклады. Ябыгырга да карар кылдым, өйдә спорт белән шөгыльләнүне гадәткә керттем. Кайбер чикләүләрне гамәлдән алуга ук тренировкаларымны паркка күчердем. Шунда мин бер укучымның да (буш вакытымда инглиз теленнән дәресләр бирәм) йөгерү белән шөгыльләнүен белеп алдым. Фикер алышкач, без бер-беребезгә тренировкаларда иптәш була башладык. Сенсей һәм семпай (укучы) рольләре алышынды! 

Борылыш мизгеле

Бу минем тормышымда борылыш мизгеле булды. Агымдагы елның апрель-май айларында җитди тренировкалар башланды. Җиңел атлетика буенча тренер-укучым миннән күпкә чыдамрак булып чыкты һәм миңа мотиватор да булды. Сабырлыгы өчен «сенсей»га рәхмәтләр укыйм хәзер. Тырышып спорт белән шөгыльләнергә, көчсезлегем, ялкаулыгым һәм арыганлыгым белән кара-каршы очрашырга туры килгәләде. Шулай да ай буе туктаусыз, көн саен йөгерергә чыктым. Әлмәтнең чаңгы базасы һәм Сабантуй мәйданы эчемдә тупланган энергияне чыгару өчен яраткан урыныма әверелде. Ниһаять, минем организм ял таләп итә башлады. Әмма тренировкасыз торган тәндә «ломка» тиз башлана икән, йөгерүне туктатырга ярамый! Җәем шулай узды да китте. 

Үзизоляция буенча чикләүләрне максималь рәвештә гамәлдән алганнан соң, күптән күрешмәгән дусларымнан үз адресыма күпме комплимент ишеттем. Эх, белсәгез иде ничек күңелем шатланганын! Миндә мотивация кабат уянды! Бер дустым ярыммарафон узачагын да искә төшерде, ул үзе күптән теркәлеп тә куйган булып чыкты. Кабат күңелемдә ярыммарафонда катнашу теләге уянды. 

Бер минут вакыт җитте, ярыммарафонда теркәлдем дә, 478 нче катнашучы номерын алдым! Календарьда көннәрне сызып, санап баруны гадәткә керттем, тренировкаларымны янә яңарттым. Марафон алдыннан үзеңне артык күнегүләр белән газапламаска кушсалар да, йоклар алдыннан көн саен унлап километр йөгердем. Дулкынлануым шулкадәр көчле иде! Ике атна вакыт бер мизгел кебек үтте дә китте. 

Мин стартта!

...Менә мин ЭКСПОдан старт пакетын алып чыктым. Эчендә ут кебек янып торган футболка! 

12 сентябрь. Ярыммарафон көне. Әлмәттә меңләгән кешене берләштерә торган вакыйга. Монда барысы да бер теләк белән яна – максатка ирешү һәм үзең өчен яңа рекорд кую. Спортка гашыйк кешеләр минем әйләнә-тирәмдә үзем белгәннән дә күбрәк булып чыкты: старт алдыннан мин үз укучыларымны, аларның әти-әниләрен, зур гаиләмнең берничә әгъзасын, элекке сыйныфташларымны һәм башка бик күп танышларымны очраттым. 

Ниһаять, мин стартта. Эчемнән генә: «Барысы да яхшы узсын иде, Раббым», - дип уйланам. Дөньяга ышанычым бар, димәк, башкача булу мөмкин дә түгел! Янәшәмдә - куәтләп торучылар, тирә-юньдә - сокланырлык кешеләр, минем күңелдә - драйв. 

Беренчеләр исәбендә финишка йөгереп килүне максат итеп куймадым, иң мөһиме, үзем өчен тагы да яхшырак рекорд кую! Мин моңа ирешергә тиеш!
Исәп китте - 10, 9, 8, 7, 6, 5, 4, 3, 2, 1, алга! 

Экс-башлык белән янәшә
Дистанция дәвамында йөгерешчеләргә сокланудан туктамадым. Бигрәк тә дәртле адымнар белән йөгерүче өлкән яшьтәгеләрне күзәттем. Тизлек җыя башлаганда аларның көмеш чәч-сакалларының җилдә уйнавына кадәр хәтерләдем. Белем бирү учреждениеләре вәкилләре һәм укучылар да (җанатарлар) зур роль уйнады, алар шигарләре, иҗади номерлары, юмарт елмаюлары һәм сәламләүләре белән спортчыларны канатландырып торды. Шулай итеп, марафонда дистанцияне узу хыялым чынга ашты дип уйлап йөгергәндә, янәшәмдә кинәт Айрат Хәйруллин пәйда булмасынмы! Әлмәт районының элекке башлыгы белән күрешмичә үтә алмадым. Ул Әлмәтне тагы да яхшырак чорлар көтә дип вәгъдә итте, «Барысы да алда әле, шәһәр үсүдән туктамас», дип белдерде. 

Алда яңа маҗаралар көтә
Мондый чараларда яңа танышуларсыз булмый, мин дә Әлмәт йөгерешчеләре командасы әгъзасы булдым да куйдым. Колач җәеп каршы алдылар. Хәзер Казан марафонына без бергәләп әзерләнәчәкбез. Коллектив ярдәмләшү генә түгел, көндәшлек чыганагы да. Бергәләп әзерләнгәндә шәхси нәтиҗәләребез тагын да яхшырак булыр дип ышанам. 

Үзем өчен бу ярыштан бик күп «инсайт»лар чыгардым. Үзеңне башкалар белән чагыштырырга кирәкми, кичәге үзең белән чагыштыру мөһим. Әлбәттә, беркайчан да үз өстеңдә эшләүдән туктарга ярамый. 
Алда безне Казандагы Timerman марафоны көтә!

Миләүшә Ихсанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса