Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Кара алтын тапкан батыр ханым - фидакарьлек үрнәге

Безнең Әлмәт шәһәрен татар нефтенең башкаласы дип әйтәләр. Ел саен көз аенда Нефтьчеләр көне тантаналы бик зур бәйрәм-тамашага әйләнә.

Бу бәйрәмне мин бик көтеп алам һәм һәр мизгелен истә калдырырга тырышам. Мин нефтьче абый-апаларның уңышларына шатланам, сөенәм. Үземнең дә шушы Әлмәт районында яшәвем белән чиксез горурланам. 
Нефтьчеләр зур көч куеп, авыр хезмәт башкара: куәтле, заманча техникаларны буйсындырып, җир катламнарыннан кара алтын табалар.
Бүгенге очеркны шушы өлкәдә хезмәт юлын башлап, гомерен нефть табуга багышлаган, инде лаеклы ялда бәхетле картлык кичерүче Назимә әби турында язасым килә.
Назимә әби нефтьче булып эшли башлаганнарын бик яхшы хәтерли, истәлекләре белән дә бик теләп уртаклаша. Ул 1937 елда Буа районы Норлат авылында өченче бала булып туа. Гаиләдә алты бала, сугыштан соңгы чорлар, тормышлары бик авыр. Өлкән Габбас абыйсы Буада ветеринар техникумын тәмамлагач, Әлмәт районы Тайсуган авылына эшкә җибәрелә. Бу вакытта Әлмәт якларында нефть табылып, күп кенә кешеләр шунда эшкә килә. 16 яшьлек Назимә дә абыйсына ияреп, Әлмәт якларына юл ала. Шул чакта күңеленә бик тә уелып калган бер хатирәне сөйләде Назимә әби: 
- Авылдан киткәндә аягыма кияргә аяк киемем юк. Әткәй каяндыр ике башмак алып килеп кигезде. Икесе ике төрле, икесе дә бер аякныкы. Буага җиткәч, Габбас абый кибеткә алып кереп, җиңел чүәкләр алды үземә. Иии, куанганнарым шунда, - дип күз яшьләрен сөртеп куйды.
Хезмәт юлы 1953 елның 23 октябреннән «Бөгелмәнефть» идарәсендә (соңрак ул «Лениногорскнефть» идарәсенә әйләнә) үлчәүче өйрәнчеге буларак башлана. Өйрәнчек булып озак йөрергә туры килми аңа, бик тырыш, һәр нәрсәне тиз отып, җиренә җиткереп эшләгән кызны оператор итеп күчерәләр. 
- Эш бик авыр, кыргыч чыбыкларын тартып куллар калмый, кайчагында скважинадан нефть агып чыгып, бөтен өстем нефтькә бата иде. Аны солярка белән көчкә юа идем. Скважиналарның күбесе агулы күкерт газы чыгара, баш әйләнә, күңел болгана. Кышын чаңгыда 36 шар скважинаны тикшереп, карап, тирә-юнен кардан чистартып, ватылган җире булса, хәлемнән килсә, төзәтеп кайта идем. Кыш, буран димәдек, ишеп яуган яңгыр астында да йөрдек, тырыштык, эшләдек, - ди ул.
Назимә Сәетгәрәй кызы Ногманова 34 ел нефть чыгару өлкәсендә тырыш хезмәт куя. Бик күп Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә, Мактау тактасына аның фотосын берничә тапкыр куялар, 1975 елда аңа Хезмәт ветераны дигән мактаулы исем бирелә.
Назимә әби бүген дә исән-сау, өч кызы тәрбиясендә Әлмәт шәһәрендә яши. 
- Нефтьче булып эшләвем белән мин горурланам. Хөкүмәтебезгә рәхмәт, пенсиям җитә, квартал саен өстәмә акча да биреп торалар, бер бәйрәмнән дә калдырмыйлар, котлап, бүләкләр алып киләләр, - дип куанып өстәп куйды Назимә әби. 
Айгөл Хисмәтуллина, 
Чупай китапханәсе укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса