Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәт ветераны 94 яшен билгеләп үтә

Бөек Ватан сугышында катнашкан Әлмәт ветераны Сәет Сәгыйтов бүген үзенең 94 яшен билгеләп үтә.

Ветеранны гомер бәйрәме белән котларга тулы бер делегация килде.

Сәет Сәгыйтовка Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагумановның котлау сүзләрен җиткерделәр.

Шулай ук башкарма комитет, ветераннар Советы, социаль яклау идарәсе һәм ул хезмәт куйган «Татнефть-УРС» предприятиесе исеменнән бүләкләр тапшырылды.
Сәет Сәхап улы 1926 елның 8 июлендә Сарман районының Иске Әлмәт авылында туа. Урта белем алганнан соң колхозга эшкә урнаша. Сугыш башлангач унҗиде яшьлек егет фронтка китә. ll Украина фронтына эләгә. Бөек Ватан сугышыннан соң Молдовия чикләрен саклый.

Сәет Сәгыйтов ll дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә.

Демобилизациядән соң 1950 елны Әлмәткә күченеп килә. Лаеклы ялга  киткәнче «Татнефть-УРС» предприятиесендә хезмәт куя. Тормыш иптәше белән алар ике бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген Сәет ага биш онык һәм дүрт оныкчыгының яраткан бабасы. Тормышка шөкер итеп яши.

Татьяна Шамбер

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса