Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Черемисиннар династиясенә хөрмәт зур

Черемисиннар гаиләсен Әлмәттә белмәүче кеше юктыр. Алар меңләгән балага дөньяга килергә ярдәм иткән.

Черемисиннар династиясенә нигез салучы - шәһәребездә танылган акушер-гинеколог Евгений Черемисин. Ул Әлмәт балалар тудыру йортында 20 меңнән артык нарасыйга якты дөньяга килергә ярдәм иткән. Аның турында хәтер хәзер дә яши. Евгений Алексеевичның тормыш иптәше Гөлнур Таҗбулатова балалар поликлиникасында табиб-кардиолог, улы Алексей Черемисин Казан перинаталь үзәкле бала тудыру йортында бүлек мөдире, киленнәре – табиб-неонатолог булып эшли.

Аның энесе Юрий Черемисин югары класслы педиатр (ике ел элек арабыздан китте), уникаль табиб була, медицинаның күп кенә өлкәләрен тикшерә, ул әле реаниматолог-анестезиолог һәм трансфузиолог та була.

Аның хатыны Тамара Черемисина инде 28 ел Әлмәт балалар поликлиникасын җитәкли. Балалары да алар юлыннан китә. Олы кызлары Анна Казан дәүләт университетын, КДМА базасында ординатура һәм аспирантураны тәмамлый, диссертация яклый. Хәзер ул табиб-терапевт, кардиолог, функциональ диагностика табибы. Кече кызлары Антонина - икенче ел рәттән МКДЦның неврология кафедрасы базасында ординатура уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса