Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Батыршалар токымыннан

23 гыйнвар көнне язучы, журналист, төбǝк тарихчысы, Татарстанның атказанган мǝдǝният хезмǝткǝре Җǝмит Рǝхимовның 85 еллыгы уңаеннан искǝ алу чарасы узды.

Әдǝбиятка гашыйк Җǝмит Рǝхимов беренче шигырьлǝрен Язучылар берлегенең Әлмǝт бүлегенǝ алып килгǝндǝ дǝрте ташып, янып торган егет була. Хезмǝт юлын нефтьче-оператордан башлап, инженер дǝрǝҗǝсенǝ күтǝрелǝ. Шуңа да кара алтын чыгаручыларның тормыш-көнкүрешен белеп, хезмǝтнең авырлыгын үз тǝҗрибǝсе аша уздырып иҗат итǝ. Сугыштан соңгы колхоз авылы һәм нефтьчеләр тормышының җанлы картиналарын күз алдыңа китереп бастыра. «Алтын яткан җирләрдә», «Өлешемә тигән көмешем», «Тәвәккәл таш яра» һ.б. китаплары моңа ачык дǝлил.

Җәмит Рǝхимов киң катлау укучыга үзенең «Батырша» романы белǝн танылды. Очрашуда язучының нефть төбǝге тарихын бүгенгегǝ җиткерүче булуы ассызыкланды. Шагыйрь Таһир Шǝмсуаров язучының кешелек сыйфатларына тукталды, бергǝ «Чишмǝ» берлǝшмǝсендǝ эшлǝгǝн чорларыннан истǝлеклǝре белǝн уртаклашты. Наил Шǝрифуллин язучының исемен мǝңгелǝштерү кирǝклеген әйтте.

Рǝфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса