Әлмәт таңнары

Авыл табибәсе

Аңа үз кызлары гына түгел, ә бөтен авыл балалары әни дип дәшә. Авырый башлау белән шактый әниләр аның янына – Габдрахманның гомуми практика табибәсе Гөлнәфис Абдуловага йөгерә. Балалар күңеленә дә юл таба белгән табибә – безнең бүгенге герой.

Гөлнәфис Мирасовна Габдрахманның табиблар амбулаториясенә моннан биш ел элек килеп эшли башлый. Хөкүмәтебез тарафыннан авылда эшләргә теләк белдергән яшь табибларга ярдәм һәм игътибар йөзеннән эшләп киткән «Земский табиб» программасында Абдуловлар гаиләсе (тормыш иптәше дә табиб) ике дә уйламыйча катнаша һәм шәһәрдән авылга күченеп кайтуларына бер дә үкенми.

– Габдрахман башка авыллар белән чагыштырганда күпкә алга киткән. Әлмәт тә ерак түгел. Авыл йортын һәм саф һаваны бернинди шәһәр коттеджлары алыштыра алмый. Шуңа да йорт бетереп бирегә кайттык. Авыл халкы белән дә уртак телне бик тиз таптык. Җитәкчелек тә гел ачык йөз күрсәтә. Рәхәтләнеп авылда эшләргә була, – дип сөйләп китте Гөлнәфис Мирасовна.

Тумышы белән ул Оренбург якларыннан. Сакмар районы Үрге Чебенле татар авылы кызының киләчәге әле туганчы ук билгеләнеп куйган була. Әнисе аңа никтер гел табиб булырсың дип юрый. Шуңа күрә кечкенәдән башка һөнәрләрне башына да кертеп карамый ул һәм Оренбург медицина академиясенә укырга керә. Гаиләләрендә өч кыз үсәләр. Хәзер инде ул үзе дә ике кызына лаеклы тәрбия бирүче әни. Язмыш юллары аны Әлмәткә алып килгәненә дә сөенеп туя алмый.

– Һөнәрле булу, эшеңдә зур дәрәҗәләргә ирешү дип ничек кенә сөйләмәсеннәр, хатын-кызның бәхете ирдән. Бәхетле хатын-кыз төшенчәсендә тәүфыйклы балалар икенче зур рольне уйный. Минем һөнәр белән исә алар йөзгә тула. Авылда туган һәр бала янына иң элек без йөгерәбез, аның беренче авазларын һәм тәпи китү кебек кечкенә генә уңышларын да беренчеләрдән булып күрәбез, – дип сөйли 15 еллык тәҗрибәсе булган табибә.

Аның карамагында 2500 ләп кеше. Тайсуган авылы да аларга карый. Амбулаториядә 4 шәфкать туташы, бер теш табибәсе эшли. Авыл җирендә эшләүнең үз көе бар. Монда яллар булмый диярлек. Гел чакыртып торалар. Авыл картая икән, димәк, олы яшьтәгеләргә зур игътибар бирергә кирәк. Алай да соңгы елларда яшь әниләр артуына, бер-бер артлы туган балаларга, күпбалалы гаиләләргә сөенеп туя алмый безнең герой.

– Сүз дә юк, соңгы елларда авырулар саны артып, тулысынча сау-сәламәт булган кешеләр исемлеге кимеде. Балаларның да бик сирәгенә тулысынча сау-сәламәт дигән төркемне куябыз. Безне дә яман шеш, йөрәк авырулары, кызганычка каршы, читләп узмый. Бөтен илдә нинди статистика күзәтелсә, бездә дә шулай, – дип сөйли ул. – Минем авыруларның артуын начар экология һәм сыйфатсыз ризыкларга гына бәйлисем килми. Элек тә булгандыр инде ул яман шешләр, инсультлар. Әмма күп очракта үз авыруларын белмичә дә үлеп киткәннәр. Ә хәзер тикшеренүләр көчле. УЗИ,

томографияләр дә заманча. Авыруларны ачыклау һәм дөрес диагноз кую мөмкинлеге дә зуррак.

Филүзә Хәмидуллина

Фото шәхси архивтан

 

табибә киңәше

– Балалар сау-сәламәт булсын дисәгез, көненә кимендә өч тапкыр җылы ризык ашатыгыз. Камырны чикләргә кирәк. 40-50 % күләмендә яшелчә, җиләк-җимеш булырга тиеш. Баллы ризыкларны мин чын мәгънәсендә агу дияр идем. Бүгенге көндә халыкка хәрәкәт тә җитми. Телевизор, компьютерлардан арына алмыйбыз. Аз-маз ашап, күбрәк хәрәкәтләнергә һәм саф һавада йөрергә кирәк. Менә шуларны исендә тоткан һәркем саулыгы ныклыгына ышана ала!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки