Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Аны Кытайда да беләләр

Әлмәттә яшәп иҗат итүче язучы Альберт Хәсәновның ике китабы кытай теленә тәрҗемә ителгән.

Гомәр Бәшировның «Намус» романыннан соң, татар язучылары арасында мондый уңышка Альберт Хәсәнов иреште.

Китапларның нәшер ителү тарихы берничә елга сузыла һәм бик үзенчәлекле икән. Альберт абый аның турында берчә горурланып, берчә дулкынланып сөйләде. Барысы да моннан ун еллар элек аның Мәскәүгә кылган сәфәре барышында башлана. 2-3 елга бер тапкыр башкалада Россия нәшриятларында басылып чыккан китап күргәзмәсенә бара ул. Шушы чорда аның ике китабы «Современник» һәм «Детская литература» нәшриятларында басылып чыга, алар да күргәзмәгә куела.

- «Милли китаплар» бүлегендә бер ир белән хатынның китап укып утыруларын күрдем. Читтәнрәк карасам, минекеләрне укыйлар, кулларында «Узел верности» белән «Волчонок колченогий» китаплары. Яннарына килдем, эндәшергә уңайсызланам, - дип искә ала Альберт абый. - Ханым борылып: «Сез укымадыгызмы? Ай, матур язылган!» - диде. Кыенсынып бераз басып тордым да: «Аларны мин яздым», - дип әйтеп куйдым. Гаҗәпләнүләренең чиге юк иде. Сөйләшеп киттек.

Баксаң, бу гаилә Кытайдан килгән, Шаньдун университетында рус теле укыталар икән. Алар Альберт абыйның китапларын кытайчага тәрҗемә итү теләге барлыгын әйтә. «Каршы түгелсезме?» дигән сорауларына язучы, әлбәттә: «Юк!» - дип җавап бирә. Шен белән алар 7-8 ел хат алышалар, Китап чыгару Шаньдун университетының нәшрияты күченү һәм кулъязмалар югалу сәбәпле тоткарланып тора.

- Үзләре тәрҗемә итте, үз акчаларына чыгардылар. Посылка белән миңа 8 китап җибәрделәр. Шен әйтүенчә, китаплар бик тиз сатылып беткән, - ди язучы.

Бу Альберт абый өчен генә түгел, бөтен татар халкы өчен зур дәрәҗә. Кытайда да безнең язучыларны укысыннар әле!

Автор фотосы

Гөлназ Гыйззәтуллина

 

Альберт Хәсәновның китаплары 28 телгә тәрҗемә ителгән. Кытай телендәге әлеге китаплар 35 әр мең тираж белән нәшер ителгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса