Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Гомерлеккә истә калган туй: чәчләр агарды

Туйга, гадәттә, гомерлеккә истә калсын дип әзерләнәләр. Кешенеке ничектер, «ӘТ» тарихындагы туй мәңгелеккә уелып калды. Чоры «караңгы» булса да, безнең хатирәләр якты!

Уены-чыны бергә, җәмәгать, SMM-белгечебез Алия һәм аның сөйгәне Дамир мисалында тарихта булмаган вәзгыять вакытында туй уздыру галәмәтләрен үзебез күрдек. Мәхәббәт барын да җиңә, диләр, Вәлиевләр барлык каршылыкларны да узып, матур гаилә корып җибәрде.

Никах «никак» чигерелмәде

Туй дип алгарак ук киттем әле, никахы да кешечә булмады аларның. Дамир тәкъдим ясап, Алиянең кулын сораганда дөньясы тыныч, тормыш үз көенә тәгәри иде әле. Без, хатын-кызлар коллективы буларак, эштән тукталып, чәйләгән арада гел никахка «әзерләндек». Уйларда, хыялда, чынбарлыкта да. Гүзәл затларның шул бит инде аның: килешле күлмәге кирәк, образны тулыландыручы матур яулык-фатасы, гәүдә-сынны төз, биегрәк күрсәтсен дип туфлие, Ходайдан бирелгән матурлыкны ассызыклап җибәрү өчен бизәндерүче, фотосессиягә дип чәчәкләре, образны тулыландыручы тагын әллә нәрсәләр... Чәйли-чәйли планнар кора тордык, Алия аларны чынга ашыра барды.

Бар да матур гына, җай гына барганда, әйтми-нитми, сорамый һәм безне кисәтмичә планнарны бозучы килде дә чыкты. Исеме үк күңелгә ятышлы түгел – коронавирус – үзе таҗлы, үзе вирус, үзе күзгә күренми. Зәхмәтле таҗын бөтен дөньясына кидерде дә, үз кубызына биетә башлады. Ә безнең бит никах көне билгеле! Мулла кисәтелгән, кунаклар чакырылган, меню төзелгән, күлмәк-яулыклар әзер, фотограф ялланган, фотосессия урыны сайланган.

Алия генә пошамаганга төште, аның белән без дә. Ничек йөрәк түзгәндер – шалт итеп шәһәрләрне ябып куйдылар (никах кыз ягында Азнакайда узарга тиеш), кибетләрне, зур объектларны бикләделәр, #өйдәУтыр дип атлаган саен үзебез газета-сайт-социаль челтәрләрдә язабыз, бу минутта безнең өчен тагы да мөһимрәге – мәчетләргә йозак элделәр, мулла-хәзрәтләргә бөтенләй беркая бармаска дигән әмер бирелде, күрешүләр тыелды. Чыда гына! Ә никах булырга тиеш.

Күз алдына китерәсезме (китерәсез инде, һәрберебез шаһит бу чорга), мулла «я киләм, я килмим» ди, никах ашына чакырылган якын туганнар өйдән чыгарга шикләнә, шушы шартларда кыз ягы кияүне һәм аның гаиләсен каршы алырга әзерләнә. Борчылуыннан шартлар дәрәҗәгә җиткән нинди сабыр Алиябез дә беркөнне әйтеп куйды: «Безнең никах узуын гына көтегез инде, ә?!» Нәрсәгә атап әйткәне аңлашыла инде, тәрҗемәсе кирәкми...

 ФОТО: ЭЛИНА ДӘМИНОВА.

Ничек булса булды, никах узды. Мулласы да килде, барысы да булмаса да, кунаклар да җыелды. #ӨйдәУтыр әмерен истә тотып, кача-поса фотосессиясе дә ясалды. Ниһаять, Алия белән Дамир Аллаһы Тәгалә каршында ир белән хатын дип игълан ителде. Алда – туй!

Тукталмадык, туйладык!

Монысы үзе бер аерым тарих, җәмәгать. Никах туйга репетиция генә икән. Әзерлеген сөйлисе юк, югарыда аталганнарны 101 гә тапкырларга кирәк. Җитмәсә, вәзгыять эшне катлауландыра. Квест уены диярсең! Яшьләрне бу гына туктатмады, билгеле.

Туй көне – 19 июньдә. Төгәллек яратучы Алия башкарып чыгарга тиешле эшләрнең, сатып аласы туй кирәк-яракларының, сөйләшәсе-килешәсе кешеләрнең исемлеген төзеп куйды. Ярты эш эшләнде! Алдагысын кем белсен. Зәхмәтле таҗ һаман һавада асылынып тора!

Без инде газета чыгарган арада чәй табыны артында әлеге дә баягы план корабыз. Юк, алай гына да түгел, каян, ничек, нәрсә юнәтергә дип баш ватабыз. Кибетләр бикле, ачылу турында сүз дә бармый, ә бит туй күлмәге кирәк! Образны булдыру өчен калганнары да кирәк! Вәт кызык та, кызганыч та - акча да бар, кибеттә товар да бар, алырга мөмкинлек кенә юк. Алиянең бәхетенә кечкенә кибетләр ачыла башлады, әмма куркынычсызлык таләпләренә ярашлы, кибетчеләр аңа төркемләп йөрмәскә, үзенә генә килергә кушты. Гаҗәп инде, әйеме, туй күлмәген сайла да син, кешегә дә күрсәтмә – алай буламыни! Шулай да җаен таптык: Алия кибеткә бара, видеоэлемтәгә чыга, күлмәкне бергәләп сайлыйбыз.

Без кибеттә дә, кибеттә дә түгел. Сайладык, алдык, образны тудырдык – кәләш әзер! Димәк, туйлыйбыз!

Яшерен әзерлек

ЗАГСны кайгыртыр чак җитте. Анда сүзне кыска тоттылар – 10 кешедән артмаска, битлек һәм перчатка мәҗбүри! Без исә шуны аңладык – ЗАГСка безгә юл ябык. Кәефсезләнергә дә өлгермәдек, Алия әйтеп тә куйды: «ЗАГСтан туры редакциягә киләбез!» Менәәә, күтәренке рух өчен шушы сүз җитте.

Хәзер инде без Алиядән яшеренеп, «үзебезнең туйга» әзерләнә башладык. Китте бүләк сайлау, кияү-кәләшне каршы алуга әзерлек, котлау сүзләре барлау... Нәрсә дип әйтим? Яшьләргә бар да ошады, берничә минутка гына дип кергәннәр иде, байтак вакыт аерыла алмыйча туйның беренче өлешен бәйрәм иттек. Менә хәзер искә төшергәндә дә күңелле, шушы мизгелгә кадәр кичергән барлык борчу-мәшәкатьләр дә очып юкка чыкты ул көнне.

Алия белән Дамирның йөзләреннән елмаю төшмәде, кода-кодагыйлар, дус-туганнар сөенә.

Бәхет өчен күп кирәкмени?! Сәламәтлек, сөю, матур сүзләр, терәк кирәк. Тагын... имин көннәр, сәламәт вәзгыять, җан сихәте... Күп тә түгел, аз да түгел, кибетләрнең, учреждениеләрнең эшләве дә кирәк. Бәхет өчен күп кирәкми, хезмәт урыны, хезмәттәшләр кирәк. Дөньясында тынычлык урнашып, гомерлеккә истә калырлык рәхәт көннәр, вакыйгалар кирәк. Бәхетегез әнә шундый түгәрәк булсын, яшьләр!

Вәлиевләр бәхете гомерлек булсын!

 ФОТО: ЭЛЬВИНА САТДАРОВА

ФОТО: ЭЛЬВИНА САТДАРОВА.
Гөлназ Гыйззәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса