Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәтчә Геройлар узышы, яки Минем маҗаралы бер көнем

Тормышым беренче транспорт – велосипед сатып алу белән яңа борылыш алды. «Тимер атым»ны көн саен сыныйм: төрле маршрутлар буенча хәрәкәт итәм.

Әмма бу гына аз тоелды, һәм мин, «Спорт-дозор» уенына чакыру кабул итеп, ике дә уйламыйча катнашырга ризалаштым. Моннан тыш, журналист буларак, чараны «эчтән» күрәсе килде.

Гариза җибәрүемә бер сәгать тә үтмәде, миңа шалтыратып, уенның шартларын аңлаттылар. «Спорт-дозор» спорт-интеллектуаль уены «Мин спортны сайлыйм!» шәһәр фестивале кысаларындагы чараларга старт бирде. Уен «Татнефть» компаниясе ярдәме белән үткәрелде. Аны физкультура, спорт һәм туризм буенча идарә белән ГТО тестлаштыру үзәге оештырды. Таләпләре гади иде: бары тик телефон, велосипед һәм зур теләк кенә кирәк булып чыкты. Тапкырлык та кирәклеген соңыннан гына аңладым.

1 августта, бөтен шәһәр ял иткән арада, велосипед яратучылар һәм спортчылар көч сынашырга җыелды. Алар арасында мин дә бар. Башлангыч нокта - шәһәр стадионы. Квест минем өчен аны эзләгәндә үк башланды. Миңа - шәһәр буйлап такси һәм машинага пассажир булып утырып йөрүче кешегә (мин Әлмәткә читтән килеп төпләндем) стадионны табу ук авыррак булды. Навигаторым юл күрсәтүдән баш тартты. Коллегаларыма шалтыратып, алар өйрәткәнчә, юл тоттым һәм менә беренче җиңү - мин урында!

Стадиондагы кыска гына брифинг барышында зирәклекне «кабызырга» кирәклегенә төшендем. Уенның асылы шунда, безнең телефоннарга шигырьләр рәвешендә табышмаклар килә, башваткычны чишеп, кая барырга икәнен аңларга һәм локациядә код табарга кирәк. Һәр табышмакка билгеле бер вакыт бирелә.

Бонус биремнәре дә бар иде: ахыргы нәтиҗәне 2 шәр минутка киметү өчен шәһәрнең арт-объектлары фонында селфи ясау, вакытны максималь киметү өчен ЮХИДИ хезмәткәре белән фотога төшү.

ГТО нормативларын үтәгән өчен дә бонуслар алу мөмкинлеге бирелде. 3 дәрәҗә – «алтын», «көмеш» һәм «бронза» яулау вакытны 10 минуттан 20 минутка кадәр киметә алды. Аңлашыла ки, уенда иң аз вакыт эчендә иң күп бирем башкарган кеше ота. Уенда 25 кеше ярыштык, ләкин бер-беребезгә көндәш кебек түгел, дусларча карадык.

Юлга озатыр алдыннан һәрберебезгә «сухой паек», программага керү һәм биремнәр алу өчен логин, пароль бирелде. Шулай итеп, брифинг тәмам, телефонга исә уенның 20 минуттан башланачагын раслап хәбәр килде. Шунда ук мин инспекторлар эзләргә «очтым», юлда стрит-арт объектлары белән «селфи» ясап, Инстаграмга урнаштырдым (төп шарт иде). Экипаж тапмадым, хәер, аларга ни әйтермен дип дулкынлануым да көчле иде. Ниһаять, беренче хәбәр килде – уен башлана! Беренче биремдә шәһәр паркы «яшеренүен» аңладым. Шуны гына көткән диярсең, яңгыр да ява башлады, ярый ла рюкзакта «дождевик» бар.

Мин – паркта, ул зур, ә мин шундый кечкенә. Тагы да пошаманга салганы – мин эзләүче наклейка дистә тапкырга кечерәк. Кая барырга соң?

Янә борчыганы - паркка велосипед белән керергә дә ярамый. Киттем җәяү, сораштырырга узып баручылар да юк - мондый буш паркны беренче күрүем!

Зарыгып көткән «подсказка» килде. Билгеләнгән урынга җәяү барып җитеп, код эзләгәнче, вакыт та бетте. «Үз чыгышлары белән таң калдырган Настя белән Корбан»ны – яңа урынны эзләргә кузгалдым, янә өлгермәдем. Телефон кыр кәҗәсе янына озатты, код сорашкан идем – әйтмәде. Кодны таптым табуын, вакыт та бетеп китте. Аның каравы, 30 секунд кала ГТО нормативын тапшыру ноктасын табып, пресс буенча нормативны «алтын»га тапшырдым. Бу мине дәртләндереп җибәрде! Ә менә телефонга килгән чираттагы хәбәр дулкынландырды: локацияне алыштырырга - шәһәрнең икенче ягына барырга кирәк икән миңа! Тагын өлгермәм дип, башка катнашучылар белән паркта калырга карар иттем. Кемнәндер ярдәм сорап карадым, кемгәдер үзем булыштым. Һәм шуны аңладым: кемдер җиңү артыннан килгән, икенчеләр минем кебек - хис-тойгылар артыннан.

Киләсе локация - «Алнас» стадионы. Биредә мин 60 метрга йөгерү буенча норматив тапшырдым, кодлар эзләдем. Тапкырлыгым, җитезлегем бераз аксаса да, мин әле көр идем. Чираттагы локация – «Снежинка»га да яңгыр астында җырлый-җырлый барып кайттым. Янәшәдән машиналар чәчрәтеп тә узды. Кайберләре әллә сүгеп, әллә жәлләп, кычкыртып та киттеләр. Уйларым миңа янаган «больничный»да, үзем хәрәкәттә идем.

Тауга менеп җиттем, әмма тагын бер бәла – телефон «тотмый». Ярый ла эш телефонын үзем белән алган идем, кодны гына табасы калды. Шунда элемтә эзләп йөрүче көндәшемне күреп, ике якка да файдалы тәкъдим ясадым - мин wi-fi белән бүлешәм, ул миңа кодны эзләшә. Шулай эшләдек тә, 2 кодны да табып, яңа табышмаклар алып кузгалдык. Юлда очраган ике катнашучыга минем изге юлдашым барлык кодларны әйтте дә салды. «Вәт, сертотмас үрдәк» дип уйлап куйдым. Башка биремнәр буенча кузгалырга өлгермәдек, система өч җиңүчене сайлап, уен тәмамлануын хәбәр итте һәм без стадионга әйләнеп кайттык.

Уенны һәркем төгәлли алмады, кемдер биреште, кемнеңдер транспорты ватылган булып чыкты. Үз хис-кичерешләребез белән уртаклашкан арада судьялар нәтиҗәләрне игълан итте: I урынны 4 нче мәктәпнең физкультура укытучысы Ирина Кулчеева (төп приз – электросамокат), II урынны Әнүзәр Юнысов (велосипед), III урынны Регина Лаврентьева (скейтборд) яулады.

Квестта 18 яшьтән 50 яшькәчә 25 кеше катнашты. Уен РТСтан алып «Мирас» спорт комплексына кадәр, шәһәр пляжыннан «Снежинка»га кадәр бөтен шәһәрне колачлады. Катнашучылар 50 чакрымга кадәр дистанция узды, ребуслар чиште, ГТО нормативларын тапшырды.

Минем нәтиҗә: вакыйга эчендә кайнау файдага; велосипедымны, хәтта үз-үземне «якыннан белү» мөмкинлеге алдым. Борчылмагыз, авырып китмәдем!

Алия Байрамалова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса