Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Хәйриячеләр гаиләләрнең хыялын чынга ашырды

Әлмәттәге "Ансар" фонды авыру балаларны дәвалауга ярдәм итә.

Алсу Шиһапова:

- «Ансар» фонды безнең хыялны чынга ашырды. Май аенда акча җыеп (70 меңләп), июльдә Казанда реабилитация узып кайттык. Кызым хәзер үрмәли, утыра. Аңа 4 яшь. Фонд хезмәткәрләре бәйрәмнәрдә дә онытмый, бүләкләр биреп тора. Рәхмәт аларга!

Мәрҗәнә Дәүләтова:

- Безгә бәхет елмайды. Фондка мөрәҗәгать итү белән, 2-3 көн эчендә 200 меңнән артыграк акча җыелды. Фонд безгә реабилитациягә бер еллык сумманы түләп куйды. Кызымның куллары ныгыды, хәле яхшырды. Озакламый Петербургка операциягә җыенабыз.

Илнур Галимуллин, 1 нче гимназиядә әтиләр берлеге рәисе:

- 3 ел элек сыйныфтагы бер баланың әнисе 1 сентябрьгә укытучыга чәчәк урынына акча җыеп, хәйриягә юнәлтергә тәкъдим ясады. Мин барысы да рәсми булсын дип, Руслан белән сөйләштем. Чәчәк берничә көннән соң шиңә, ә хәйрия кемгәдер булышачак. Укытучыбыз да чәчәкләргә акча түкмәгез ди иде. Беренче елны сумма әз җыелды. Бәясен кем күпме бирә дип билгеләгән идек. Икенче, өченче тапкырда шактый сумма тупладык. Алга таба да дәвам итү теләге бар.

 

Реквизитлар: Акча күчергәндә: «Благотворительное пожертвование на уставные цели фонда» дип язарга кирәк.

Исеме: БФ «АНСАР»-«ПОМОЩНИКИ»

ИНН: 1644096328

Исәп-хисап счеты: №40703810302500001522

БИК: 044525999

КПП: 770543002

Корр/счет 30101810845250000999

ЦФО буенча Россия банкы ГУда

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса