Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Кыйммәтле мирас сагында

Якташыбыз Геннадий Макаров Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дәгъва кыла.

Без җыр-моңга бай халык. Һәр авылда, һәр төбәктә берсеннән-берсе мәгънәле, матур яңгырашлы үзенчәлекле җырулар яши. Алар буыннан-буынга тапшырылып, халык күңеленә күчә. Халкыбызның шул рухи байлыгын бөртекләп җыеп, башкаларга җиткерүче фидакарь җанлы кешеләр бар.

Менә шундый күркәм, асыл затларның берсе - карен-дәшебез, танылган галим, сәнгать фәннәре кандидаты, Россия Композиторлар берлеге әгъзасы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Михайлович Макаров. Инде ничә еллар ул илебезнең авыл-калаларын иңләп, төрле төбәкләргә сибелгән керәшеннәрнең мәдәни мирасын өйрәнә, аларны киң катлау укучыларга, тамашачыга җиткерү өчен күп хезмәт куя.

Геннадий Макаров - халкыбызның зур кыйм-мәткә ия әдәби-мәдәни мирасын югалтудан саклап калучыларның берсе. Борынгы уен коралларын да барлый, өйрәнә. Халыктан яздырып алган җырларны эшкәртеп, ноталарга сала, аларны туплап, күпсанлы китаплар бастырып чыгара.

Казан дәүләт педагогия университетының музыка факультетын тәмамлаганда, диплом эшемнең темасы итеп мин керәшен җыр-ларын мәктәп балаларына өйрәтүне сайлап алган идем. Геннадий Михайлович туган авылымның халык авыз иҗатына игътибар бирергә, керәшен җыруларын оста башкаручылардан яздырып алып, диплом эшенә кертергә киңәш итте. Нибары бер ападан гына җырлар яздыра алсам да, бу эшнең никадәр вак, җитди һәм җа-ваплы икәненә төшендем.

Җырулар, бию-уеннарны берәмтекләп өйрәнү белән беррәттән Геннадий Макаров керәшеннәрнең төрле төбәкләрдәге сөйләм үзенчәлекләрен дә язып ала, милли киемнәргә зур игътибар бирә. Думбыра, гөслә, сызгычлы кубыз, нугай курай кебек уен коралларын үз куллары белән ясый.

Үзем дә 2016 елда ТНВ каналы белән берлектә керәшен җырларыннан торган концерт яздырдым. Шул чыгышымда нигездә Геннадий Михайловичтан өйрәнгән җырларны башкардым.

 

2002 елда Г.М. Макаров бер төркем керәшен яшьләрен җыеп, ансамбль оештырып җибәрә. Бу ансамбльдә Казан дәүләт педагогия университеты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты һәм Казан консерваториясе студентлары җырлый. Моңарчы беркайда да ишетелмәгән җырлар өйрәтә иде безгә Геннадий Михайлович.

 

Ул оештырган кечкенә генә «Бәрмәнчек» студентлар ансамбле 2008 елда дәүләт ансамбле статусына иреште.

Озак еллар Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли. Сигез китап, йөздән артык фәнни мәкалә авторы. «Нагайбәк халык җырлары», «Милли моңнар», «Татарстанның көньяк-көнчыгыш җирлегендә яшәгән халык музыкантлары» һәм башка китаплары - Геннадий Макаровның күпьеллык фидакарь хезмәте нәтиҗәсе.

Хәзерге вакытта Геннадий Макаров Казан кон-серваториясенең татар музыкасы һәм этномузыка белеме кафедрасында доцент. Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белән хезмәттәшлек итә. Рухи байлыгыбызның бө-еклеген танытуда, халыкчан җыр-моңнарыбызны студентларга җиткерүдә зур эшләр башкара. Геннадий Михайловичның шәкертләре уку йортын уңышлы тәмам-лап, фольклор, этномузыка буенча республикабызда һәм башка төбәкләрдә дә остазларының эшен дәвам итәләр. 

2023 елда Габдулла Тукай премиясенә кандидатлар исемлегендә күренекле шәхесебез Геннадий Михайлович Макаров исемен дә күрү минем өчен шатлык һәм горурлык булды. Бу олы бүләккә ул һичшиксез лаек дип саныйм.

Людмила Аланлы, шагыйрә

 

Белешмә

Геннадий Михаил улы Макаров   1952 елның 21 мартында Әлмәттә туа. Этномузыка белгече, педагог, сәнгать фәннәре кандидаты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе. Лениногорск педагогия училищесының музыка бүлеген (1977), Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетын тәмамлый (1986).    2020 елдан «Алмет» иҗтимагый үзәгендәге төрки музыка уен кораллары музееның фәнни җитәкчесе һәм «Кадим Алмет» борынгы көйләр ансамбленең композиция авторы. «Әлмәт энциклопедиясе» фонды белән хезмәттәшлек иткән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса