Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Йөрәк табибы, хирург, дәвачы!

Әлбәттә, әнә шул рәхмәтле дәрәҗәне алыр өчен еллар, уннарча еллар вакыт кирәк.

Әлбәттә, әнә шул рәхмәтле дәрәҗәне алыр өчен еллар, уннарча еллар вакыт кирәк. Табибларның да табибы булып танылган, үлем белән көрәшеп яткан кешегә дә яшәү өчен өмет уята, гомерен саклап кала алган шәфкать ияләрен без, яратып, «фәрештәләр» дибез. Тик яратып, хөрмәт итеп әйтелгән шушы сүзләр  артында күпме тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр, эзләнүләр ятканын аңлап бетермибез, кайвакытта рәхмәт әйтергә дә онытабыз. Күпме кеше язмышлары узган аның кулыннан, бүгенге көндә исән-имин  безнең арада яшәп рәхмәт кылучылар аның йөз аклыгы, хезмәт дәрәҗәсе дә ул!
Йомышың төшеп шифаханә тирәсенә барганда каршыңа уртача буйлы, бер иңенә биштәрен аскан, икенче кулын сак кына селтәп, уйчан йөзле берәү килүен күрсәң ул шул үзе булыр - йөрәк-кан тамырлары авырулары буенча күпсанлы методик әсбаплар, белешмәләр, фәнни хезмәтләр авторы Нур Гасыйм улы Сибгатуллин. Әлмәттә аның турында «йөрәк Алласы» дип юкка гына әйтмиләрдер. Сөйләшә, аралаша башлагач, аз сүзле икәнен дә өстәп куйыйк әле. Бүгенге көндә киң таралган атеросклероз, йөрәк-кан тамырлары авырулары, ягъни хезмәте турында туктамый сөйләсә дә, үзе турында саран гына өстәп куя ул. Шуңа да сораулар биреп карарга булдым.
- Балачагыгыздан башласак ни диярсез?
- Әтием тарих фәне, әнием башлангыч сыйныфлар укытучылары иде. Алты яшьтән укырга керергә теләгән идем, әти җибәрмәде. Мин, ачудан, әтием алып кайткан өр-яңа итекне кадак белән идән уртасына кагып куйдым. Минем шундый укыйсым килә иде... Бигрәк тә хәреф өйрәнүләр: бүген «а» хәрефе, иртәгә икенче хәреф... Икенче елда без биш малай кердек.  Бик дус һәм тату булып, мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамладык. Ә теге елны укырга кергән малайлар бик шук булдылар. Әти сизенгәндер инде, шуңа каршы төшкәндер, - дип искә ала балачагын Нур Сибгатуллин.
- Алай да бала чагыгызда бүгенге һөнәргә тартылу, беренче танышулар кайчан башланды? Әти-әниегез укытучылар, ә сез нигә табиб һөнәрен сайладыгыз? 
- ...Миңа дүрт яшьләр иде, катлаулы операция кичердем. Хәтерлим әле, кабак төше ашаганым, күп ашаганмындыр инде. Райцентрдан 30 км ерак хастаханәгә алып барды әти. Операция вакытында янымдагы апаларның сөйләшүен тоям, аз гына хәлемә киләм дә миңа алар нидер иснәтәләр. Ул минем шундый исемдә калган. Ә эфир - көчле наркоз. Ул хәзер кулланылмый инде. Бик агулы, авыр дозируется, - дип искә ала инде үз эшенең остасына, бик күпләрнең остазына әверелгән кардиохирург Нур Гасыйм улы Сибгатуллин. 
Шул операциядән соң эчәкләрдә спайкалар булып, бик авыртына ул. Йөри алмый башлый. Күбрәк хәрәкәтләнергә, спорт белән шөгыльләнергә тырыша. Мәктәптә дә омтылып укый егет. Бишенче сыйныфта биология дәресендә укытучы Әнисә апасының:  «Иртәгә микроскоптан күзәнәкләр карыйбыз!» - дигән сүзләре йокысыз калдыра аны. Төн йокламый шул дәресне көтә ул. Бер малайга микроскоп, икенчесенә суган алып килергә кушылган булса да, тегеләр икесе дә оныта. 
- Бүген күрмәсәм, бүтән күрә алмам кебек булгандыр, йөгердем микроскоп артыннан. Әнисә апалар елганың аргы ягында ук торалар иде. Суган да табылды, шуның элпәсеннән күзәнәкләрне карап гаҗәпләнгән идем. Бик истә калды, - дип елмая Нур Гасыймович. 
- Мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлау, физика, химия фәннәрен яхшы үзләштерү үзе үк табиб булуга омтылыш булмадымы икән?  
- Барлык фәннәрдән дә өлгереп укыдым мин, тик рус теленнән авыррак килеп чыга иде. Рус классына күчүгә, химия укытучысы Илсөяр апа русча җавап бирергә кушты. Беләм, русча сөйли алмыйм. Соңгы тапкыр татарча җавап бирүем дә шунда булды. Физика, химия, биология дәресләрен яхшы укуым табиблык һөнәремдә бик зур ярдәм. Физиология, фармакология һәм тагын бик күпләрдә ярдәм булды... Бөтен белемне саклыйсың һәм эшкә җигәсең. Нәрсә ул белем? Ул - тәҗрибә! Кешелек тормышының һәр очрагында килеп чыккан тәҗрибә ул - белем. Очрак килеп чыга икән, син шул белемеңне тормышта кулланасың.
- Бераз медицинадан читкә китеп алыйк әле. Бүген без балаларга татар телен гаиләдә өйрәтергә дип чаң сугабыз. Сез үз телебездә матур итеп сөйләшәсез.  
- Әтиемә рәхмәтем зур, ул без кечкенә чакта ук татар газеталары белән беррәттән «Пионерская правда»,  «Комсомольская правда» алдыра иде. Мин аларны бер битен дә калдырмый укый идем. Әтием дә минем сорауларга бик тәфсилләп, аңлатып җавап бирә иде. Әмма без гаиләдә татарча сөйләшеп үстек.
Летчик булырга бик теләгән Нур Сибгатуллин. Сугыш, очучылар турында бөтен китапларны укып чыга ул. Комиссия вакытында күз белән проблема булу сәбәпле, ул уйлары тормышка ашмый кала. Табиб булу теләге көчле булган инде. Үзләренең авылдашы, профессор,  Мәскәүдә аспирантураны бетергән кардиохирург,  58-60 нчы елларда ук инде йөрәккә операция ясаган остаз Наил абыйсы турында еш сөйли аңа әтисе. Берчакны, әнә шулай газеталар укыганда, МГУ - Мәскәү университеты укырга керүчеләр өчен читтән торып әзерлек курслары ачуы турында язган белдерүне күреп ала. Хат язып җибәрә. Аңа 2.80 тиенгә әллә  никадәр китап җибәрәләр.  Һәр айда сорауларга җаваплар язып, ике ел паралель рәвештә шул курсларны, беррәттән мәктәпне дә яхшы билгеләргә һәм беренче разрядлы чаңгычы булып тәмамлый. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганның соң 1971-1977 елларда Башкорт дәүләт медицина институтында укый. Спортны ташламый. Институтка кергәндә анкетасын разрядлы спортчы дип яза ул. Шуңа да аны спорт секциясенә язалар. Бер калдырмыйча чаңгы белән тренировкаларга йөри, ярышларда ВУЗ данын яклый.
- Студент еллары онытылмый диләр?
- И сагындыра, и кайтасы килә.  28 сум стипендия бирәләр. 24 сумына шунда ук талон алып куям.  Җитми, әниләрнең дә юк. Дворник булып эшкә кердем. Җитәкчебез, моннан һәр иртәдә беренче секретарь йөгереп уза, ди. Бәлки мине яхшырак чистартсын  дигәндер. Уфаның үзәк урамнарын себерә, таң белән торып ишек алларын чистарта идем. Утыз сум хезмәт хакы түлиләр. Әле дә искә төшә ул тыкрыклар. 
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләрме әле. Эшләп, тормышның төбеннән күтәрелдек дигән сүзләр бик туры килә Нур Гасыйм улына. Дүртенче курста медбрат булып эшкә урнаша. Бишенче, алтынчы курсларда ашыгыч ярдәм системасында эшли. Хезмәт тәҗрибәсе үзе аның өчен файдалы тормыш мәктәбе була.  Ашыгыч ярдәм  системасында эшләгәндә Уфа шәһәренең күп йортларының ишекләре кайсы якка ачылганын да күзен йомып белә, астмамы, йөрәк өянәгеме, соңгы елларда авыруны күрүгә диагноз да куя ала башлый. 
Интернатурадан соң 1978-1985 елларда Дәүләкән үзәк район хастаханәсендә хирург, бүлек мөдире булып эшли. Җиде ел эчендә хирург буларак зур тәҗрибә туплый.
- Балачактан үзәгегезгә үткән эч авыртулары спортка комачауламадымы? 
- Ул спайкаларны операция ясап алалар, тик алар тагын үсә. Алдыруның файдасы аз. Шулай да төрле ярышларда җиңүгә карамастан, авырту үзен сиздерә, комачаулый иде. Хәл китеп бара, атлап булмый. Ничектер бу авыруны җиңәргә кирәк, әле тормышта да авыр чаклар. Ашарга җитми,  шулай да акча җыеп велосипед алдым. Шуның белән райүзәктән өйгә кайтып йөри башладым. Башта акрын гына, аннары 30 минутта кайтып җитә башладым. Актив яшәү рәвеше алып бару - спорт мине терелтте.
- Нур Гасыймович, психик авырулар еш күзәтелә.  Күңел авыруымы ул, заман чиреме?
- Көнкүрештә бар андый авырулар, бик  күп.  Әмма иң күп таралган авырулар исәбендә беренче урында  йөрәк-кан тамырлары авырулары тора. Аларның 90 проценты дип әйтсәк дөрес булыр, атеросклероз бляшка кебек килеп чыга һәм  кан тамырын каплый. Ул каплаган җирдә, башта булса - инсульт, йөрәктә булса - инфаркт,  аякта, эчәктә булса, күп очракта гангрена була. 
Иң беренче кан басымы күтәрелә, аннары бляшкалар үсә башлый. Беренче симптомнары авыр  эшләр эшләгәндә тын җитмәү, йөрәк читендә авыртулар көчәюе булырга мөмкин.  
- Ә медицина телендә ничек аңлатыла бу?-
- Медицинада шундый аңлатма бар: авыруның табигый дәвамлылыгы. Була кискен, сәгать-минутлар эчендә хәл ителә, була дәвамлы яки сакланып килгән авыру. Аны һәрбер табиб аңлый, белә. Әгәр шул вакытта кискен хәл итеп, бар аң-белемеңне туплап эш итмәсәң, кичерә алмаслык хәл дә килеп чыгуы мөмкин. Кешедә бөдрәк бизләре (надпочечники) дигән бәләкәй генә биз бар. Канда шуның ярдәмендә адреналин, катехоламиннар эшкәртелә. Әнә шулар кан басымын бер тында тотып тора да инде. Тик алар канда озак тормыйлар, мускулга кереп, аның клеткаларына эләгеп җимерәләр, шуннан адреналин таркала. Кан басымы күтәрелә. Әмма андый симптомнар тиз үтә, кеше аны аңламый да калырга мөмкин.
- Димәк, хәзер авыруга диагноз кую күпкә җиңелрәк? 
- Озак еллар узгач кына бу чирнең сәбәбен ачыклый алдылар дисәм ялгыш булмас. Бүгенге көндә йөрәк авыруларын диагностикалау киң таралган. Инструменталь исследованиеләр, ультразвук, компьютер томографияләре, коронарография үткәреп,  һәр чирнең башлангыч чорын белеп була. Йөрәккә зонд белән кереп тикшерү ысулы да киң таралды. Аны карап кан юлларындагы бляшкаларны ачыкларга  мөмкин. Аларның кечкенәме, зурмы һәм ни дәрәҗәдә зарарлы икәнен белеп дәвалау ысуллары бар. 70 процентка хәтле булса, дарулар белән дәвалап була. Инде дарулар белән генә дәвалап булмас кебекләренә операция ясыйбыз. Йөрәкнең клапаннары, мәсәлән, йөрәк пәрдәләре бер-берсенә ябышалар.  Операция юлы белән шушы пәрдәләрне эшләтеп җибәрү мөмкин. Ясалма клапаннар куеп, яисә үзенең клапаннарына реконструкция ясап кую алымнары киң таралган. Һәм без, табиблар, вакытында күреп ярдәм итә алабыз. Инфаркт, инсульт булганчы күреп алганда ярдәм итүе дә җиңелрәк. 
- Алай да йөрәк авырулары килеп чыгуның иң беренче сәбәпләре? Каян килеп чыга ул авыру?
- Тирә-юньдәге авырулар турында табиб иң беренче теге яки бу авыруның мохитын белерлек, мөмкин кадәр җитди белемле булырга тиеш. Аның килеп чыгышы, ни дәрәҗәдә таралганлыгы, шул авыруның анатомиясен, тагын бик күп характерын белергә тиеш. Төрле икеләнүләр мөмкин түгел. Авыруның зарын, температура, кайсыдыр өлкәдә авыртуларын тыңлаганнан соң табиб барыбер үзенең белеменә таянып эш итәргә тиеш. Геннар да зур роль уйный. Алар теге яки бу авыруны китереп чыгара. Нәселдәнлек  тапшырыла. Ашау, эчү, гаилә традицияләре - болар барысы да авыруның сәбәбе булырга мөмкин. Шулай ук физкультура белән шөгыльләнү, китап, матур әдәбият уку югалды. Үзем китап укып үскәч, укымаган кешеләргә исем китә. Укымаган кеше матурлыкны да күрми, яшәү ямен дә аңлау сәләте кими дип беләм. 
- Авыруны булдырмау, яки кисәтү өчен нишләргә?
- Ә кеше аның турында уйламый да. Элек газетадан гына укый ала идек,  хәзер телевизорда теләсә нәрсә күрсәтәләр. Кирәкме, кирәкмиме, баш информация белән шыгрым тула.  Адәм баласы ашарга онытып шуңа төбәлә. Компьютерда әллә нинди уеннар уйныйлар. Интернет, хәзер бигрәк тә кесә телефоннарын бераз читкә куеп, ашауны, диетаны катгый саклаган кеше  бу авырудан саклана ала, әлбәттә.  Бер генә көн дә авыруның никадәр мәкерле икәнен онытырга ярамый, һәрвакыт булмасын дип үз өстеңдә эшләргә кирәк. Җәяү йөрү бик файдалы. Менә безнең эштә дә бар андый кешеләр, телевизор карамыйлар, кирәкмәгән информация белән башларын тутырмыйлар. 
- Менә кешегә шундый операция ясаганнан соң тынычланып яшәргә буламы инде? Диагноз куелды ди... 

 


- Шуны да әйтергә кирәк, операция ясаттым да шуның белән бетте дип уйларга һич ярамый. Кеше үз тормышы, көн тәртибе, яшәү рәвеше белән яши. Шулай булгач, ул бляшкалар да шулай ук яшәүләрен дәвам итә бит инде. Ничек тә булса бу авыру янә азып китмәсен өчен дә сәламәт яшәү рәвеше, диета, хәрәкәтләнү кирәк. Табибның да авыру аякка басканчы тынычланырга хакы юк. Шуннан соң авыруның да, табибның да бу чирләргә игътибар итүе мөһим. Ике яктан да игътибарлырак булганда нәтиҗәсе яхшырак була. Бик җитди карау таләп ителә.
- Ясалма клапаннар белән кеше яши аламы, күпме яши ала? 
- Хәзерге клапаннарның гарантия сроклары бар. 50 елга кадәр яши ала. Ул пәрдәләр башта шаровой иде. Ул тупасрак (грубый), аннары дисковой булды. Клапаннарын алыштырып операция ясаган кешеләр арасында авыл тормышы белән гөрләп яшәп ятучылар аз түгел. 
    - Хезмәт корабында йөзгәндә иңне-иңгә терәрлек, зур хәреф белән искә алырлык остазларыгыз турында да беләсе килә.
- Беренче операцияне алтынчы курста укыганда ясадым. Ул чакларда тырыш студентларга тәҗрибә алырга мөмкинлек бирә иделәр. Шундый укытучыларым да, шундый көннәр дә булды. Интернатура вакытында миңа бик күп кенә актив, тәҗрибәле хирурглар белән эшләргә туры килде. Сергей Николаевич Чирков 41 елда институт тәмамлаган, аны, күзләре генә түгел, кулының һәр күзәнәге күрә, диләр иде. Ул вакытта Уфаның легендар хирурглары Дмитрий Иванович Вихарев, Лев Александрович Кузнецов, Рим Шәйхутдинов, Лариса Павловна. Шундый хирурглар арасына килеп керүем минем өчен зур тормыш сабагы булды. Бер-берсенә хөрмәт күрсәтеп, авырлыклардан курыкмыйча, дустанә мөнәсәбәтләрен күрдем. 
- Хирург һөнәре нәрсә белән аерылып тора? 
- Хирург кулына скальпель алганчы ук, кеше организмына тиешле урынына яра салганчы ук авыртуны хирургия юлы белән тынычландырырга тиеш. Әлбәттә, бу искиткеч батырлык сорый. Ул уйланылган, белемле һәм төпле юнәлдерелгән булырга тиеш. Хирург операция вакытында организм эчендә унар, аннан да артык меңләгән хәрәкәт ясый. Алар барысы да дөрес булырга тиеш, әгәр шул хәрәкәтләрнең берсе булса да ялгыш ясала икән, авыру катлауланырга мөмкин. Катлаулану килеп чыкмау үзе үк хирургның ни дәрәҗәдә белемле һәм җаваплы булуын күрсәтә. 
Эш барышы вакытында бер авыруны китерделәр. Ап-ак, хәлсез. Сыер савучы апаны сыер улакка төртеп еккан. Сул ягы белән егылган. Тиз арада китерү сәбәпле, без аңа булыша алдык. Сәгать түгел, монда минутлар хәл итә. Операция башлану белән, эче тулы кан булуын күрдек. Биш бала әнисенә шулай ярдәм итә алдык. Үз гомеремдә хирургия буенча санап бетергесез төрле операцияләр ясарга туры килде. Үз хезмәтеңнән канәгатьләнү алу иң зур уңыш ул. 
     - Дүрт аяклы ат та абына диләр. Сезнең профессия ялгышуны  кабул итми. Андый очракта кәлиягә төшүе авыр буладыр?
- Ялгышлыклар белән дә очрашырга туры килде. Интернатура үткәндә 84 яшьлек әбине алып килделәр. Истә калган: кан күп агу очрагы иде. Хәле авыр булгач, йөрәге дә күтәрә алмый, ярдәм итеп өлгерә алмадык. Ярып карагач, уникеилле эчәктәге җәрәхәттән кан китү мәгълүм булды. Бүлектә тикшерү булды, Сергей Николаевичның сүзләре әле дә колагымда тора. Нинди генә авыр хәлдә дә сез аңа операция ясарга тиеш идегез дип әйтүе. Шунда бик авыр булды.  Районга килгәч, бер егерме яшьлек егетне китерделәр. Шулай ук кан агу очрагы, гемоглобины 20 гә төшкән. Шөкер, без аны коткарып калдык.  Нинди генә очрак булса да, авыруны коткару - безнең тәүге бурычыбыз. Лекцияләрдә, практик занятиеләрдә ул авыруны күреп, аның белән үзең чирләп терелмәсәң, дәвалап булмый. Шикәр авыруы белән беренче танышуым да тирән эз калдырды. Миңа җаваплы бер палата бирделәр. Илле яшьләрдә бер апа килеп керде, бармагы шешкән. Панариций иде. Ярдык. Карасак, башка бармакларына, аннары  уч тирәсенә, беләгенә китте. Инфекция шундый тиз тарала иде. Тикшереп карасак, аңарда шикәр чире икән. Үзе дә белмәгән, шуның яман таралуы безне бар белемне эшкә җигеп тикшерү үткәрергә этәрде. Шикәрен көйләп, инсулин кертә башладык, аны да яман чирдән тартып ала алдык. 
- Үзең чирләп терелмәсәң, дисез. Көненә әллә күпме авыруны үзегез аша үткәрү бер дә бер көнне табибның үзен егып салмыймы?
- Спорт  белән даими  шөгыльләнү үземнең мөмкинлекләремне бәяләргә өйрәтте. Бик мөһим үзеңнең арыганыңны сизеп алу. Аспирантура елларында бер атна-ун көнгә Мәскәүгә,  китапханәгә китеп барам. Мине тормыш шулай өйрәтте. Иртәдән кичкә кадәр медицина фәне китапларын укыйм, кирәген алам. Бу интенсив хезмәт. Аннары күпме дәрәҗәдә белем алганлыгымны белеп, бәяләп, яңадан эшкә тотынам. Авыруларның иге-чиге юк, арыган сизелә. Ял кирәк, әлбәттә, ул күп вакыт чираттагы ял айларына туры килә. 
- Бүгенге көндә медицинада алга киткән теге яки бу авыруны  кисәтү, ягъни булдырмау өчен препаратлар кулланыла. Сез бу турыда нәрсә дисез?
- Бу турыда җитди уйлану кирәк. Күп кенә препаратлар, мәсәлән, холестеринны киметү, кан тамырларында оешкан бляшкаларны кисәтү, шулай ук нерв системасын җайга салу һ.б. өчен киң куллану препаратларын беләбез. Әлбәттә, соңгы нәтиҗәне биреп булмый, элек алар 10 миллиграмм бирелә иде, хәзер 20, хәтта 40, кайбер үзәкләрдә 80 мг га кадәр доза тәкъдим ителгәннәре дә бар. Мин ул препаратларны куллану ягында, чөнки холестеринны бермә-бер киметә торганнары бар. Тик карап кына, лаборатор тикшерүләр үткәннән соң гына кулланылсын иде дип әйтер идем. Кыска срокта аның нәтиҗәсе бик беленми дә, шуңа алар озак вакыт кулланырлык итеп эшләнгән. Мәсәлән, организмда ялкынсыну барлыкка килә ди, антибиотик эчәсең дә, аның ничек тәэсир иткәнен күрәсең. Ә озак вакытлар эчкәндә бик үк контрольдә тотып булмый. Бер ягы шул булса, икенче яктан, кыйммәт булуларын да әйтү мөһим.


Нур Гасыйм улы Сибгатуллин 1953 елның 29 ноябрендә Башкортстанның  Дәүләкән районы Чуенчы авылында укытучылар гаиләсендә туган. Аның турында китап язарга уйласаң, томнар тезелеп китәр иде. 1985-1990 елларда хирургия буенча ординатура тәмамлый, аспирантурада әзерлек үтә. 1990-2001 елларда хирургия кафедрасында ассистент вазифасын үти, йөрәк-кан тамырлары хирургиясен үзләштерә. 2001-2008 елларда Уфа кардиодиспансерында йөрәк хирургиясе бүлеге мөдире. 2001 елда медицина фәннәре докторы исемен яклый, 2008 дә профессор исеменә лаек була. 2008 елдан Әлмәт шәһәре «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенда йөрәк хирургиясе бүлеге мөдире. 335 фәнни хезмәт һәм 43 уйлап табу авторы. Ул 1990 елдан Россия йөрәк-кан тамырлары хирурглары җәмгыяте әгъзасы. «Ел табибы»-2015 номинациясендә «Ак чәчәкләр» республика конкурсы премиясе лауреаты. Шуның өстенә татар һәм рус телләрендә шигырьләр яза. Беренче шигырьләре «Татнефть» Хәйрия фондының «Рухият» программасы нәшер иткән «Туган яктан илһам алып» җыентыгында  күренде. 2020 елда «Каләм гаме» исемле китабы чыкты.
Кыска гына, әмма адәм баласына бик аңлаешлы итеп ирештерә торган киңәше дә бар Нур Гасыйм улы Сибгатуллинның: 
«Йөрегез! Йөрү, хәрәкәт итү - үзе сәламәтлек ул!»

 

Минзифа Әхмәтшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса