Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Шоу-бизнеска... балык пирогы белән

Федераль каналга барып эләккән якташыбыз ниләр күргәннәре турында бәйнә-бәйнә сөйләде.

«Анда кычкыралар, кешене хурлыйлар, түбәнсетәләр, син анда елап бетәчәксең, диде әни, минем өчен борчылып. Чыннан да, күпне күрергә туры килде», - дип, популяр шоу турындагы фикерләре белән уртаклашты Әлмәттән фуд-блогер Алиса Полевская. Ул ТВда барган аш-су осталыгы ярышы финалисты булды һәм «куркыту» ягыннан даннары чыккан Константин Ивлев һәм Ренат Әгъзамов белән шәхсән танышу бәхетенә иреште.

Алиса шоуда барган кас-тингны үзенең харизмасы һәм видеовизиткасындагы «Миннән башка шоуны төшермәячәксез!» дигән кыю гыйбарәсе бәрабәренә үтә алганына инана. Аны аңларга да була, чөнки кыз, үзе әйтүенчә, беркайда да пешекчегә укымаган, димәк, бу яктан күп кенә көндәшләреннән бер башка түбән торган. Әмма да ләкин сөйләү осталыгы белән ул редакторларны «авызына карата» алган һәм, әлбәттә, бу аңа кухняда да бик ярап куйган.

Җир белән күк арасы

- Мин шоуны шулай күрсәтәләрдер генә, тапшыруда ризык әзерләргә бирелгән вакыт чынлыкта күбрәктер, сәгатьләр буена пешеренәләрдер дип ышанган идем. Ул гына да түгел, катнашучыларга рецептлар бирәләр, ә әзер ризыкны башкаларга күрсәтер алдыннан пешекче-профессионаллар аңа үз төзәтмәләрен кертә дип тә уйладым. Ялгышканмын! Үз башыма төшкәч, акылдан шашам дип торам, - дип, тапшыру турында хатирәләре белән уртаклашты Алиса.

Кызның планлаштыру осталыгы бәрабәренә беренче дегустация этабы ярыйсы гына уңышлы үтә. Аны иң гаҗәпкә калдырганы төп блюдоны әзерләү өчен нибары ярты сәгать вакыт бирелүе була. Кыз кызыл балык һәм брокколи кәбестәсе белән киш - өсте ачык пирог пешерә. Хәзерләмәләр булуы аркасында гына ул барысына да өлгерә һәм аңа Ренат Әгъзамов командасына эләгү бәхете елмая.

Икенче сюрприз - монысы инде күңеллесе - шефлар үзләре. Алиса сөйләвенә караганда, Константин Ивлев белән Ренат Әгъзамов икесе дә бик ягымлы, йомшак күңелле кешеләр, катнашучыларга һәрьяклап ярдәм итәргә торалар, үзбәяңне нык кына күтәрәләр. Ә кычкыру һәм агрессия усал пешекче образларын тудыру өчен генә кирәк аларга. Моны аңлап алуга, Алиса шунда ук үзен рәнҗетерләр дип нык борчылып торган әнисенә шалтыратып, аны тынычландыра.

Аңлата алмаслык халәт

Камералар астында Алисага иң беренче «ромовая баба» пешерергә туры килә. Кыз әлеге ашамлыкның теләсә кайсы совет чоры баласы ипи кибетендә күргән ризык булуыннан башка берни дә белми. Дөрес, ул үзе дә аны кайчандыр күргән, әле ашап та караган - бары шул гына. Кызны аңлатып булмаслык борчулы халәт биләп ала, канда адреналин котыра. Шуның кадәр камераны бервакытта да күргәне булмавы сәбәпле, фуд-блогер югалыбрак та кала:

- Алар һәркайда иде: өстән дә, астан да, һәрберебез өчен индивидуаль камера да куелган. Йөриләр, очалар, туктап та торалар. 50 ләп камера булгандыр, мөгаен. Мондый шартларда хәтта күптән белгәнеңне дә онытырга була, ләкин… Минем «ромовая баба»ны жюри иң тәмлесе дип бәяләде! Ничек әзерләгәнемне үзем дә белмим, кулларым үзләреннән-үзләре эшләделәр кебек. Дөрес, өйдә кондитер ри-зыклары әзерләү тәҗрибәм һәм шулай ук команданың нык булышлыгы гаять зур роль уйнагандыр дип уйлыйм.

Гомерлеккә истә калдырыр

Чираттагы этапта да Алиса әзерләгән ризыкны шефлар ошата, ә менә финал бил алышында аның тартары - француз кухнясыннан салкын кабымлык - тулысы белән уңышсызлыкка дучар була.

- Әгъзамов мин әзерләгән тартарны үзе күргәннәр арасында иң начары дип бәяләде. Бу гаҗәп тә түгел. Моңарчы әлеге ризыкны минем әзерләгәнем түгел, күргәнем дә булмады. Әмма мин һәрнәрсәдән уңай якны табарга тырышам. Данлыклы шеф-поварның хәтерендә бик озак сакланырмын, мө-гаен, - ди, елмаеп, Алиса.

Аны иң гаҗәпкә калдырганы  - федераль дәрәҗәдәге телевизион мәйданчык. Алиса сүзләренә караганда, анда гаять күп халык эшли. Берәү сине «гримеркага» кадәр озата,  икенчесе каршы ала, өченчесе сиңа микрофон тоташтыра, дүртенчесе аны ала, бишенчесе чәчеңне төзәтә, алтынчысы макияж ясый һәм башкалар... Төшерү процессы аны шуның кадәр мавыктыра ки, хәтта реванш алу өчен  түгел, ә шушы атмосфераны кабаттан тою өчен генә анда яңадан барасы килә башлый. Моннан тыш, аңа бөтен илдә популяр шоу титрларында Әлмәт шәһәрен күрү аерата канәгатьләнү хисе бирә.

- Беләсезме, мин ул чагында ук тапшырулар өчен Мәскәүгә кабат барачагымны белдем. Иң башта ук, минем нефтьчеләр каласыннан булуымны белгәч тә, Ивлев: «Нефть алып килмәдеңме?» - дип сорап куйды. «Икенче юлы алып килермен», - дип җавап бирдем. Миңа инде, телеканал базасында минем мәгълүматларны табуларын әйтеп, төрле тәкъдимнәр дә килә башлады. Шуңа да мин бик шатмын! Бараммы, юкмы икәнен әлегә әйтми торам. Әмма бу юлы минем төп максатым «Адский шеф» дип аталган шоуга эләгү булачак, - дип ассызыклады Алиса. Әлбәттә, бу юлы инде ул элеккеге хаталарны кабатламаска тырышачак. Алиса берничә мастер-класс алырга, курслар үтәргә планлаштыра. Кыз телевидениене җаны тарткан урын дип саный һәм анда мөмкин кадәр озаграк булырга тели.

 

Кызыл балык һәм брокколи белән киш

Сезнең игътибарга бөтен Рәсәйгә диярлек даны таралган пирог рецептын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен: он - 175 г, атланмай - 100 г, 1 йомырка сарысы, 2 аш кашыгы бозлы су.

Эчлек өчен: кызыл балык филесы - 250 г, брокколи - 300 г, моцарелла сыры - 50 г.

Пирог өстенә агызу өчен: йомырка - 3 данә, сөт - 175 мл, тоз/борыч - тәменчә.

Салкын атланмайны зур булмаган шакмакларга бүлгәлибез. Миксер савытына он белән май салабыз, уртача тизлектә «калак» кидерткече ярдәмендә валчык хәленә килгәнче ваклыйбыз. Моны кул белән дә эшләргә була, учлар белән ышкырга кирәк. Йомырка сарысы һәм су өстәп, түбән тизлектә болгатабыз, камыр үзләнә башларга тиеш. Әзер камырны пленкага төрәбез һәм 30 минутка суыткычка куябыз.

Суынган камырны алып 0,5 см калынлыкта җәябез. Моны ике пергамент кәгазе арасына тыгып эшләргә дә була. Камырны ачыла торган формага күчереп, яннарын биегәйтәбез. Бу пирог өслеге агып чыкмасын өчен эшләнә. Алга таба камыр өстенә пергамент кәгазе куеп, аның өстенә йөк сыйфатында фасоль яки борчак салабыз һәм камыр пешсен өчен «йөге» белән бергә 200 градуска кадәр җылынган духовкага 10 минутка тыгабыз. Бу вакыт узганнан соң «йөкне» алабыз (фасоль/борчакны ыргытмагыз, кирәк  булуы бар) һәм алардан башка гына, камырның йөзе килсен өчен, тагын 7 минут духовкада тотабыз.

Балык филесын зур булмаган кисәкләргә бүлгәлибез. Сырны эре угычтан чыгарабыз яки кул белән өзгәлибез. Пирог өстенә агызу өчен кирәк булган барлык ингредиентларны тоташ масса хасил булганчы болгатабыз.

Пешкән камыр өстенә брокколи, балык, сыр тезәбез һәм сыек массаны агызабыз. 180 градуста 35-40 минут пешерәбез. Киш кайнар килеш тә, салкын көе дә тәмле була.

Ашыгыз тәмле булсын!

 

 

Арина Сафина

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса