Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

«Гомерем дә жәл түгел...»

Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Гомерегезнең озын, ризыгыгызның киң булуын теләсәгез, әти-әниегезгә итагатьле булыгыз, туганнар арасын өзмәгез», - дигән. Туганнар арасын саклау - ул намаз уку, ураза тоту, хаҗга бару, зәкят түләү кебек фарыз гамәл.

Туганнар дигән сүз гарәп телендә «рахим» дигән сүз белән бирелә. Рәхмәт сүзе белән тамырдаш та булып тора. Туганлык җепләре, туганнар арасында мөнәсәбәт дигәч искә төште әлеге изге сүзләр.

Чыннан да, авыр чакта да, сөенечлесендә дә бертуган сеңлең яки абыең булу - үзе зур бәхет бит ул. Чупай авылында гомер кичерүче Рәзилә ханым Саримова туганлык хисләренең нинди тирән мәгънәгә ия булуын шулкадәрле гади һәм матур итеп аңлата - аны тыңлагач баштан «бу дөньяда шушындый изге җанлы кешеләр чыннан да бар икән» дигән уй йөгереп узды.

Түбән Мактама бистәсендә туып-үсеп, буйга җиткәч, үз тиңен табып, кырык бер ел элек Чупай авылына килен булып төшкән бу ханым башкалардан кай ягы белән аерыла соң? Ни гаҗәп, һәрберебез диярлек туганнар белән тату гомер кичерә ич инде, диючеләр дә булыр. Килешәм, ләкин барыбер Рәзилә кебек тәвәккәллек, изге җанлылык бар кешегә дә бирелмәгәндер. Бу ха-нымның язмышы үзе бер могҗиза дип тә өстәсәм, тагын да дөресрәк булыр. Язмамның герое булган 62 яшен тутырып килүче Рәзилә Рәшит кызы Саримова газизләрдән газиз булган 54 яшьлек энесе Рәмискә үзенең бер бөерен бүләк иткән кеше! Ә Рәзилә үзе бу турыда шундый тыныч итеп сөйли, әйтерсең лә бер гадәти  эш башкарган.

- Моңа ник гаҗәпләнергә. Кирәк булды, җаным ничек кушты - шулай эшләдем. Мине беркем дә, берничек тә әлеге гамәлемнән тыеп кала алмас иде. Кадерле энекәшемнең авыруы мине борчый, аны ничек тә булса терелтәсем килә иде. Кешеләрдән сораштырып, интернеттан да гел шул турыда эзләнеп, дәвалау мөмкинлекләрен карап-күзәтеп тордым. Рәмис үзе дә борчыла иде, ул шәһәребезнең бер оешмасында җитәкче булып эшли, үзе гел командировкаларда булды. Себер якларына да еш йөрде. Шунда бөерләренә суык тидерде дә инде. Аның үзенең дә гомерлеккә гемодиализга күчәсе килмәде,  трансплантацияне кулайрак күрде. Ниһаять, күмәкләшеп эзли торгач, Мәскәүнең  академик В.И. Шумаков исемендәге трансплантология һәм ясалма органнар үзәген таптык. Әлеге үзәк белән элемтәгә кергәч, безгә операцияне шушы үзәкнең Волгоград өлкәсе Волжский каласында урнашкан филиалында ясатырга мөмкин булуын әйттеләр. Тик әлегә донор юк, аны көтәргә кирәк иде. Туганы булса - яхшырак, дигәнне ишетү белән, ике дә уйламадым, энемә, мин сиңа бөеремне бирергә әзер, дидем. Рәмис каршы килде: «Син нәрсә, апа, донор булыр әле, көтик», - диде. Ике кызым да борчуга калдылар, кайгыра башладылар. Дүрт оныгым да бар бит әле. Иииии, көтәсеңме соң инде... Әйберләрне җыеп, сәфәргә әзерләнә дә башладым. Шулай итеп узган елны Яңа ел бәйрәме алдыннан энекәшем белән тәвәккәлләп Волгоград өлкәсенә юл алдык. Анда баргач Рәмистән дә, миннән дә күптөрле анализлар алдылар, барлык органнарны, хәтта психиканы да җентекләп тикшереп чыктылар. Рәмиснең башта йөрәгенә ясадылар операцияне, чөнки аның организмы бөер күчереп утыртуны кичерә алмаска мөмкин иде. Әле дә хәтердә ул операция көненең датасы - 21.12.2021. Шулай туры килгәненә үзебез дә шаккаттык. Әле энекәшем белән икебезнең туган көннәребезнең числосы да 21 е бит, җиде яшькә кечерәк кенә ул миннән. Аныкы - 21 октябрь, минеке - 21 июль. Алланың рәхмәте белән, операцияләребез уңышлы булды. Башта миңа ясадылар, аннан Рәмискә. Энекәшкә операцияне Шамил Ринат улы Галиев ясады. Бу искиткеч, алтын куллы хирург-җитәкче. Аның әтисе - Ринат Галиев республикадагы трансплантологиягә нигез салган билгеле шәхес. Операция икебезнеке дә дүртәр сәгать барды. Ул вакытта балаларыбыз, туган-тумачаларыбыз нәрсә кичергәнен сөйләп бетерерлек түгел. Түбән Мактамада яшәүче  83 яшьлек әнием ике газиз баласы өчен ут йотып утырган. Рәмиснең хатыны Сәлимә дә бик кайгырган. Ә күрше генә палатада энекәшем минем өчен, мин энекәшем өчен борчылдык. Операциядән соң күземне ачу белән башка бер генә уй килде: «Мин исән! Рәмис ничек икән?» Реанимациядә дә икәү яттык. Бер атнадан мин инде тернәкләнеп киттем. Сәфәргә үзем белән бәйләү энәләре, җепләр алып барган идем. Уй-фикерләрдән, шикләнүләрдән арыныр өчен шулай эшләдем. Изге теләкләремне юллый-юллый бәйләдем. Сәламәтләнеп, эчем тулы шатлык белән канатланып авылга кайттым. Рәмис әле миннән соңгарак  калды. Операция операция белән, яңа, төгәлрәге, минем бөернең энекәшемнең  организмына яраклашып, эшләп китүеннән күп нәрсә тора иде. Күзләр генә тимәсен, аның сәламәтләнүе минем өчен зур бәхет булды. Волжскийдагы табибларны, Ринат Шамил улын бик зур хөрмәт белән искә алабыз, чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. Менә кайда ул чын әүлиялар, изгеләр! Нинди зур эшләр башкаралар!» - дип искә алды узган ел вакыйгаларын Рәзилә ханым.

Гадилектә, ихласлыкта - матурлык, дип юкка гына әйтмиләр икән халыкта. Ә бу очракта матурлык кына түгел, чып-чын батырлык бит бу! Без мондый кешеләрнең булуына сокланабыз. Рәзиләгә һәм аның кадерле энесе Рәмискә иң изге теләкләребезне юллыйбыз.

 

Сезнең икегезгә дә җаныгыздагы йолдызлар балкышын сүндермичә, күңелегездәге яшәү дәртен киметмичә, сәламәтлек дәрьясында коенып яшәргә язсын!

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса