Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

ТР Журналистлар берлеге әгъзасы Гөлнара Гудаерова-Фәхрисламованың әтисе турында истәлеге

Газиз әтием Гыйффәт Фәхрисламов 80 яшен тутыра алмыйча якты дөньядан китеп барды.

Исән булса, 1 августта без барыбыз җыелышып, аңа изге теләкләре-безне җиткерер һәм туганнарны, әти белән бергә мәчеткә йөргән бабайларны җыеп Коръән ашы уздырыр идек.

Юбилеен бик көтте әти, соңгы елларда гел: «Миңа 80 кайчан тула әле, быелмы?» - ди торган иде. Язмам әтинең изге рухына дога булып барсын.

Әтиебез Сарман районы Чукмарлы авылында 1941 елның 1 августында туа, ә сентябрь башында бабабыз Галимҗанны сугышка озаталар. Ул юлда салкын тидереп, үпкәсе ялкынсына, Куйбышев госпиталендә авырып ятып, вафат була. Бабай сугышта үлмәгәч, 2 айлыктан алып 8 яшькә кадәрге 4 балага пенсия дә түләнми. Күкрәк баласы булган әтине бала караучыга калдырып, әби уракка чыгып китә. Көнозын ачлы-туклы эшләп, арып-талчыгып кайтуына, бишектәге бала өстенә сиртмәсе төшеп, әтиебез үлем хәлендә була. Аны арбага салып, әби җәяү 15 чакрым ераклыктагы Сарман хастаханәсенә китә. Табиб: «Балагыз яшәмәячәк, умырткасы, эчке әгъзалары зыян күргән», - дип кире бора. Юлда кайтканда бераз хәл алыйм дип Дими Тарлаудагы туганнарына кагыла. Шунда чарасызлыктан күз яшьләренә буылып елаган әбигә: «Яңа туган эт баласын урталай ярып, Гыйффәтнең күкрәге белән аркасына ябып, бер ай тотып кара әле», - дип киңәш бирәләр. Тырышлык, ялварулар, йокысыз төннәр бушка китми, бала савыга, гарип булып калмый.

Әтиебез армия сафларында 3 ел хезмәт итеп кайтышлый, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтына имтиханнар тапшырып, укырга керә. Ул елларда авылда югары белем алучылар бармак белән генә санарлык була. Төнлә тимер юл станциясендә күмер бушатып, акча эшләп, көндез укый студент. 1969 елда яшь белгечкә Мактамада яшәүче Әүхәт абыйсы акчалы, дәрәҗәле эш таба, тик аның туган нигезен, әнисен ташлап китәсе килми, күрше Петровка совхозында агроном булып эшли башлый. Ә шул ук елны әниебез Лира Чукмарлы урта мәктәбенә тәрбияче булып урнаша, ялгыз яшәүче Зәйтүнә әбидә фатирда тора һәм яшьләр танышып озак та үтми, 1969 елның 5 ноябрендә никахлашалар. Әлбәттә, бик таләпчән, «усал» дип аты чыккан әби-ебез янында 19 яшьлек яшь киленгә башта бик җиңел булмый. Тик алар уртак телне тиз табалар. Фәхрисламовлар гаиләсендә бер-бер артлы 3 кыз туа. Әтиебез Гыйффәт Чукмарлыда агроном, бригадир, авыл Советы рәисе вазифаларын да башкара, һәр елны Сабантуй бәйрәмен оештыруда актив катнаша, профком җитәкчесе эшен башкарганда үзе Кыш бабай булып киенеп, балаларга бүләк өләшә, авылда бик күп туйлар, юбилейлар алып бара. Үзешчән сәнгатьтә дә актив катнаша әти, бик җиңел итеп бии, оста итеп вальс әйләнә, көчле, моңлы, үзенчәлекле тавышлы, бик матур җырлый. Әле безне, кызларын да үзе белән ияртә, сәхнәләрдә смотр концертларында гаилә белән чыгыш ясый идек. Әниебез Лира бик матур җырласа да, оялчан булды.

Без үскәндә капка төбендә һәрвакыт ком булып, анда бала-чага өйле уйный идек, ә күрше-тирә әбиләр чәйнек-кәстрүл чистартырга килер иде. Әти түбән оч балаларын мотоциклына төяп урманга алып бара, басулар буйлап йөртеп, иген культуралары белән дә таныштыра, табигатьне яратырга, аны сакларга өйрәтә, бик күп үсемлекләрнең исемнәрен русча да, латинча да хәтерли. Кайда җиләк күп үскәнен, чикләвек барын да ул яхшы белә. Мотоцикл арбасына кузак-лы яшел борчак салып алып кайтып, күрше-тирә әбиләрне дә сыйлый иде. Әле без, балалары үсеп беткәч тә, кайтуга каен суы әзерләп, кукы җыеп куяр иде.

Кияүләрен дә бик яратты әти. «Кияүләрем миннән дә яхшырак, миннән уздыралар, Аллага шөкер», - ди торган иде.

Лаеклы ялга чыккач, әти авылыбызда имам-хатыйб вазифасын башкарды. 2005 елда изге Мәккәгә барып, хаҗ сәфәрен кылды.

Тормыш шулай җай гына барганда 2016 елда әтиебезгә инсульт булып, сәламәтлеге какшады. 4 ел буе әниебез Лира аны яшь бала урынына карады. 2020 елның 7 июнь иртәсендә гаиләбезгә күтәрә алмаслык олы кайгы килде. Әти-ебезне соңгы юлга озатырга авылдашлар, дус-туганнар гына түгел, Сарман районы авылларыннан имамнар да килде.

Вафатына бер ел узса да, әтиебез бер генә көн дә истән чыкмый. Туган йортыбызга кайткач та ул гел безнең янда кебек. Төшләргә дә гел исән булып, матур итеп керә. Шулай бәхиллекләрен биреп, урыннары җәннәтнең түрендә булсын.

 

 

PS: Әтиебез авыл тарихына беренче һәм бердәнбер хаҗи булып кереп калды. Аны онытмаулары, яхшылык белән искә алулары күңелне шатландыра. Шушы язманы әзерләп йөргән көннәрдә Чукмарлыда зурлап корбан ашы уздырылды. Анда Сарманнан мөхтәсиб Сәгыйть хәзрәт Хаков та катнашты. Олы мәҗлестә Гыйффәт хаҗи Галимҗан улының 20 елга якын имам булып эшләгән дәвердә башкарган хезмәтләрен искә алып, аңа аерып дога кылу безнең өчен дә зур горурлык булды. Әтиебезнең рухы мәңге шулай шат булса иде. Ә әниебез Лира Чукмарлы авылы тарихына йөз яшьлек Ак әби булып керсен иде!

 

Гөлнара Гудаерова-Фәхрисламова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса