Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Үз эшенең остасы

«Ямашнефть» нефть-газ чыгару идарәсе эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә дә югары класслы хезмәткәрләре белән дан тота. Аларга бернинди кыенлыклар да киртә түгел - бар яклап та осталар, тырышлар, булдыклылар.

Идарәнең алтын кадрлары

«Ямашнефть» идарәсенең производство хезмәте күрсәтү цехында җиһазларны ремонтлау буенча мастер булып эшләүче Рәвгать Зәки улы Хәкимов - бөтен коллективка хас булган хезмәт сөючәнлек һәм профессионализм кебек төп сыйфатларның асыл өлгесе.

18 апрельдә Рәвгать Зәкиевич күркәм юбилеен билгеләп үтте - аңа 60 яшь тулды. Гомеренең күп өлешен туган предприятиесенә багышлаган юбиляр бүгенге көндә югары класслы белгеч, яшьләрнең остазы.

Ул Елховой авылында 1961 елда туа. Балачакта агроном яки шофер булырга хыяллана - техникага мөкиббән була. Ике техник белем алып, техник һәм инженер-меха-ник белгечлекләренә ия булганнан соң, язмыш җил-ләре аны нефть тармагына алып килә.

1983 елда «Ямашнефть» идарәсенең эксплуатация җиһазларын прокат-ремонтлау цехына эшкә урнашкан Рәвгать Хәкимов менә инде 38 ел үз һөнәренә тугрылыклы булып кала. 1983 елда слесарь-ремонтчы, 1984 елдан нефть һәм газ чыгару буенча мастер була. 2017 елдан алып бүгенгәчә - җиһазларны ремонтлау буенча мастер. «Ямашнефть» идарәсендә эшләгән дәвердә аның хезмәт кенәгәсендә теркәлгән язмалар бары шулар. Ә бит бу - һөнәри осталык ягыннан көннән-көн камилләшә бару белән бәйле киеренке хезмәт еллары.

Аның һәр хезмәт көне компьютер артында утыру-дан башлана. Бирегә өч цехтан: ЦДСВН, 2 нче ЦДНГ һәм ЦКППНнан заявкалар килә. Рәвгать Зәкиевич алар-ны анализлый, аннары, катлаулылык дәрәҗәсенә бәйле рәвештә, производство бурычларын ремонт бри-гадасы хезмәткәрләренә бүлеп бирә. Бирем алган һәр звено үзенә ышанып тапшырылган эшне башкару өчен урынга китә. Мастер үзе дә тик утырмый. Ремонт эшләренең иң катлаулы, иң җаваплылары таләп ителгән объектларга бара.

- Һөнәрем гади дип әйтмәс идем. Авыр физик хезмәт. Әмма XXI гасырда яшибез бит: фән бер урында тормый, алга бара, җиһазлар камилләшә - ватылулардан һәм аварияле хәлләрдән яхшырак сакланганнары чыгарыла. Шулай булуга да карамастан, ватылмый да тормый. Монда инде ремонтчылар кулыннан башка аны кире сафка кайтару мөмкин түгел, - дип сөйли Рәвгать Хәкимов.

Элек ремонт өлкәсендә эшләү кыенрак иде, ди ул. Бүген күп кенә процесслар камилләштерелгән, авто-матлаштырылган, эшкә грамоталы яшьләр килә. Әмма мастерның тәҗрибәсе һәм белеме һәрчак кирәк, һәм Рәвгать Зәки улы аларны яшь коллегалары белән бик теләп уртаклаша. Үз чиратында алар да мастерны зирәклеге, төпле фикерләре, җаваплылык хисе, булдыклылыгы һәм тырышлыгы өчен хөрмәт итәләр.

- Шундый кеше белән бер коллективта эшләвем горурлык хисләре уята. Бөтен җирдә тәртип аның: иртән килә, биремнәр тарата һәм барысын да контрольдә тота. Нәрсә дә булса аңлашылмый икән - һичсүзсез аңлата, өйрәтә. Өстәвенә ул бик тыныч холыклы һәм искиткеч ярдәмчел дә. Аңа производство эше буенча да, шәхси йомыш белән дә мөрәҗәгать итәргә була, - дип фикерләре белән уртаклаша электр-газ белән эретеп ябыштыручы Алексей Радаев.

Рәвгать Хәкимов - эштә абруйлы хезмәткәр, өйдә тугры ир, сөекле әти һәм бабай. Тормыш иптәше Нәкыйбә Рәфкатовна белән алар менә инде 37 ел бергә гомер итәләр, ике ул тәрбияләп үстерделәр. Өч оныкларына - нәсел дәвамчылары булачак ике малай белән сөйкемле кызчыкка сөенеп туя алмыйлар, алар белән горурланалар.

Эше тыгыз булуга да карамастан, юбиляр яраткан шөгыльләренә дә җай таба. Эштән бушаган арада балык тотарга йө-ри. Үз хуҗалыгында да мәшәкатьләре җитәрлек аның. Әйтүенә караганда, хобби аңа көч бирә һәм эш кәефен арттыра. Хәтта ял иткәндә дә Рәвгать Зәки улы хезмәттәшләре белән һәрвакыт элемтәдә тора һәм теләсә кайсы минутта ярдәмгә килергә әзер.

Цех һәм предприятие җитәкчелеге дә аның хезмәт сөючәнлеген һәм җаваплылыгын югары бәялиләр.

- Рәвгать Зәкиевич - югары квалификацияле белгеч, үз эшенең остасы. Эретеп ябыштыру, слесарьлык, монтаж эшләрен, аварияләрне бетерү буенча үз вазифаларын җиренә җиткереп башкара. Намуслы хезмәткәр, ярдәмгә килергә һәм киңәш бирергә һәрвакыт әзер. Яшьләр өчен үрнәк һәм яхшы мотиватор да. Яңа гына килгән хезмәткәрләр аның үрнәгендә эшкә башкача карый башлыйлар - аларда зур җаваплылык хисе уяна, камилләшү теләге барлыкка килә. Аннан башка без ике кулсыз сыман! - дип билгеләп үтә производство хезмәте күрсәтү цехы начальнигы Радик Галиев.

Фидакарь нефтьче, зур хәрефтән языла торган шәхес. Р.З. Хәкимов хакындагы бу сүзләрне аңа намуслы хезмәте, нефть тармагын үстерүгә гаять зур өлеш керткәне өчен «Ямашнефть» идарәсе, «Татнефть» компаниясе, РФ Энергетика министрлыгы тарафыннан бирелгән күпсанлы Мактау грамо-талары һәм Рәхмәт хатлары да раслый.

 

Таня Шамбер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса