Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәттә тыл ветеранын 95 яшьлек юбилее белән котладылар

Әлмәттә тыл хезмәтчәне Гобәйдуллина Мәхтүмә Миннәхмәт кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбилярны район башлыгы Тимур Нагуманов, ветераннар советы рәисе Василий Самойлов, Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Әлмәт районындагы социаль яклау идарәсе башлыгы Кадрия Гыйматдинова, “Әлмәтнефть” нефть-газ чыгару идарәсеннән коллегалары котлады.


Гобәйдуллина Мәхтүмә Миннәхмәт кызы 1926 елның 3 февралендә Әлмәт районы Бигәш авылында туа. Мәхтүмә апа Бөек Ватан сугышы чорында 6 ел Яшел Үзәндә фанер заводында эшли. Соңрак, Свердловск шәһәренә күчеп, машина төзелеше заводында эшли. Шунда ук булачак ире Гобәйдуллин Якуб Шакир улы белән таныша. Алар 1951 елда өйләнешәләр, ә 1963 елда Әлмәткә күчәләр. Мәхтүмә Миннәхмәт кызы Әлмәттә беренче йөзү бассейнында (хәзерге “Татнефть” спорт комплексы) гардеробта эшли. Бүген Мәхтүмә Миннәхмәт кызы үзен яхшы хис итә, намаз укый, шигырьләр яза.


Район башлыгы юбилярга Россия Федерациясе Президенты В. В.Путинның һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатларын тапшырды.


"Без Әлмәттә озак яшәүче якташларыбыз булуы белән горурланабыз. Сез үсеп килүче буын өчен үрнәк булып торасыз. Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер телибез. Безнең сезне 100, 110 яшьлек юбилеегыз белән дә котлыйсыбыз килә”, -диде Тимур Нагуманов озын гомерле Мәхтүмә Гобәйдуллинаны.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса