Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәт районында яшәүче ветеранга 100 яшь тулды!

Әлмәт районы Мәмәт авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Люкомцева Зоя Демидовна 3 гыйнвар көнне бер гасырлык юбилеен — 100 яшен каршылады.

Яшьлеге авыр елларга туры килүгә карамастан, ветеранга әле һич кенә дә 100 яшь  бирерлек түгел. Көләч йөзле, ягымлы, хәрәкәтчән ул. Колак бераз начарланса да, күзләре әйбәт күрә – бүген дә китап-гәзитләр укыштыра.

Зоя Демидовнаны Мәмәт авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре котлап, президентның котлау хатын тапшырган. Алар ветеранга сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, менә шулай якыннарының күңел җылысын, кайгыртучанлыгын тоеп, тагын озак еллар гомер итүен теләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса