Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәттә Бөек Ватан сугышы ветеранын Яңа ел белән котладылар

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов Бөек Ватан сугышы ветераны Маврин Егор Михайловичны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Котлауда шулай ук район ветераннар советы рәисе Василий Самойлов та катнашты.

Егор Михайлович 1923 елның 5 маенда Әлмәт районында туа. Башлангыч мәктәпне тәмамлап, «Первомайский» совхозында авыл хуҗалыгы эшләрендә эшли башлый.

Сугыш башланганда аңа  18 яшь була. 1942 елдан 1947 елга кадәр 124 армиядә, 233 пехотада, 59 укчы полкында сугыша. Харбин янында чик буе станциясендә хезмәт итә, Көнчыгыш фронтта Япония белән сугышларда катнаша. Бик нык яраланып, Харбинга, аннары Хабаровскига госпитальгә озатыла.

Сугыштан соң ике ел хезмәт итеп, 1947 елда өенә кайта. 1948 елда  фронтта булган авыл кызы Катяга өйләнә. Аларның гаиләсендә алты бала туган. Бүген ветеранның 14 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар.

Егор Михайлович 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Сугышчан казанышлары өчен», «Японияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

Район башлыгының котлавына Кыш Бабай белән Кар Кызы да кушылды, алар барлык әлмәтлеләр исеменнән тыныч күк йөзе өчен ветеранга рәхмәт белдерде, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

 

Фото: ӘМР башлыгы матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса